Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәдинә Талипова Чирмешән районы инвалидларының проблемаларын хәл итү өчен тырыша

Түбән Кәминкә авылыннан 14 яшьлек Инсаф Ибраһимовка инвалид коляскасы кирәк. Аяклары йөрмәүче егеткә аны инде берничә ел вәгъдә итәләр итүен. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова редакциядә безнең алда гына да шушы коляска мәсьәләсендә анда-монда әллә ничә шалтыратып алды. Моңа кадәр дә Казанга, Чистайга төрле оешмаларга "чыккалаган". Әтисе, әбисе белән...

Түбән Кәминкә авылыннан 14 яшьлек Инсаф Ибраһимовка инвалид коляскасы кирәк. Аяклары йөрмәүче егеткә аны инде берничә ел вәгъдә итәләр итүен.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова редакциядә безнең алда гына да шушы коляска мәсьәләсендә анда-монда әллә ничә шалтыратып алды. Моңа кадәр дә Казанга, Чистайга төрле оешмаларга "чыккалаган". Әтисе, әбисе белән генә яшәүче егеткә ярдәм итәргә кирәк. Эзләнгәч, артыннан йөргәч, Инсафка коляска, ниһаять, булырга тиеш, ди инде.
-Мәдинә апа, мөмкинлекләре чикле якташларыбызны тагын ниләр борчый? Аларның гозер-үтенечләре хәл итәрдәйме?
-Беренче чиратта, инвалидларыбыз санаторийларга юлламалар сорыйлар. Чират буенча, 2013 елда шундый дәва, ял алырга тиешлеләр анда бара алмаган әле: юлламалар җитешми. Ташламалы дарулардан ашыгып баш тартучылар еш мөрәҗәгать итә. Әйтик, бер ханым авырып, аңа аена 16 меңлек дарулар кирәкте. Кайдан аласың ул кадәр акчаны. Ярый әле, район үзәк больницасының баш врачы ярдәм итте. Аннан, инвалидларыбыз үзләренең көчләреннән килердәй эш сорый, яшьләр дә, олылар да. Кызганыч, тик бу яктан берничек ярдәм итә алмыйбыз әле.
Проблемаларны хәл итү өчен әллә кайларга мөрәҗәгать итәргә, шалтыратырга туры килә, шулай әрсезләнмәсәң булмый да.
-Сезгә кадәр инвалидлар оешмасының рәисе булып Илназ Газыймов бик актив эшләп киткән иде. Аның белән аралашасызмы?
-Әйе, Илназ бик тырыш ул. Тәҗрибәсе бар, үзе дә тынгысыз егет. Аның белән киңәшләшеп эшлибез. Әлмәттә яшәсә дә, ул безнең инвалидлар оешмасы советының әгъзасы. Кирәк вакытта булышып тора.
-Мәдинә апа, Чирмешәндә еш буласыз, Әмирдә яшисез. Ике арада йөрергә, санап карасаң, транспортына гына да күпме акча кирәк. Бераз эш хакы бирәләрме соң үзегезгә?
-Әлегә юк, дөрес, вәгъдә итәләр итүен. Мин үзем өченче төркем инвалид, 10 мең тирәсе пенсия алам. Чыгымнар булгалый, инвалидларны төрле чараларга алып барырга да туры килә. Рәхмәт, бу яктан ирем Наил үз машинасы белән булышкалый.
-Иганәчеләр белән мөнәсәбәтләрегез ничек?
-Кеше усалланды, халык бозылды дисәләр дә, белмим, тирә-якта игелекле кешеләр күп. Чаралар үткәргәндә, инвалидларны ниндидер бүләкләр, уеннарда призлар белән сөендерәсе килә. Шул вакытларда иганәчеләр булыша. Кайберләре барып сораганны да көтми, ярдәм кирәкмиме, дип үзләре киләләр. Чирмешәннән эшмәкәрләр Гөлсинә Абзалова, Илдар һәм Алсу Нуруллиннар, Бәркәтәдән Фәридә Шәрәфетдинова, Лашманнан Таһир Минһаҗев шундыйлардан.
-Авыл җирендә яшәгәч, өй, йорт тирәсенә, бакчада да эш җитәрлек. Өлгерәсезме?
-Районда 1824 инвалид исәпләнә. Авыр хәлдә калган шушы якташларыбызны игътибарсыз калдырмыйсы иде. Бигрәк тә урын өстендәге, я урамга чыгып йөри алмаучы, дүрт стена арасында яшәүче инвалидларга кайвакыт кем беләндер бер сөйләшеп утыру, аралашу да җитә. Андый язмышка дучар булучыларга бераз ярдәм итә алуыма сөенәм мин. Моңа күңелеңне биреп эшләсәң, вакытны җиткереп була.
Күптән түгел үткәргән "Без берлектә булдырабыз" дип аталган фестивальдә 60лап инвалид катнашты. Тиздән инвалидлар өчен шашка, шахмат турниры үткәрергә ниятлибез. Күрешсеннәр, аралашсыннар.
Мәдинә Шәфигулла кызы Талипова Иске Кади авылында туган. 15 ел Лашман авылы мәдәният йортында китапханәче булып эшләп, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, халыкның ялын оештыру буенча тырышып хезмәт куйды. Ул район һәм республика бәйгеләрендә даими катнаша. Лаеклы ялга чыккач та, җәмәгать тормышыннан читләшми. Мәдинә ханым инде берничә ел район инвалидлар җәмгыятен җитәкли. Күпләргә ярдәм итеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте