Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Ярдәм“ мәчете чирмешәнлеләргә ярдәм итәргә әзер

Шушы көннәрдә Чирмешән мәчетендә узган очрашуда Казандагы "Ярдәм" мәчете имам - хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты. Илдар хәзрәт "Ярдәм" хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән килгәннәр иде. Очрашуның төп максаты - райондашларыбызны "Ярдәм" мәчете эшчәнлеге белән таныштыру. Әлеге мәчет гыйбадәт кылу залын, тулай торакны, ашханәне,...

Шушы көннәрдә Чирмешән мәчетендә узган очрашуда Казандагы "Ярдәм" мәчете имам - хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты.

Илдар хәзрәт "Ярдәм" хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән килгәннәр иде. Очрашуның төп максаты - райондашларыбызны "Ярдәм" мәчете эшчәнлеге белән таныштыру.
Әлеге мәчет гыйбадәт кылу залын, тулай торакны, ашханәне, китапханәне, компьютер классларын берләштерә. Биредә инвалидлар өчен уңай шартлар тудырылган. Мөмкинлекләре чикле, сукыр, физик һәм һәм рухи тернәкләндерүгә мохтаҗ кешеләр Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, компьютерда, төрле һөнәрләргә, җирле шартларга яраклашып яшәргә өйрәнәләр. Алар белән табиблар да эшли.
Тернәкләндерү эшеннән тыш, мәчет хезмәткәрләре башка мөһим социаль юнәлешләр буенча да күп төрле эш алып бара.
Мәчеттә яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Биредә балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус курслар ачылган.
Сүз уңаеннан, "Ярдәм" мәчетенә барырга теләүче мөмкинлекләре чикле кешеләр район инвалидлар оешмасына мөрәҗәгать итә алалар (элеккеге БТИ бинасы).
Ахырдан кунакларны һәм мәчеткә килгән райондашларыбызны корбан ите, татлы ризыклар, җиләк - җимеш белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илдар Баязитов ярдәм мәчете