Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр кыш чыгарлык бәрәңге уңышы үстерә алганмы?

Бүген күп кеше бакчаларындагы эшне төгәлләде, уңышны урнаштырды. Яз көне, җәй башында булган яңгырлар быел мул уңышка өметләндергән иде. Дөрестән дә, җир җиләген, сливаны, чияне, кура җиләген чиләкләп җыйдык. Әмма халыкның икенче икмәге булып саналучы бәрәңге уңышы мөһим, ул булса, ач булмыйбыз. Җәй дәвамында аны карап үстерүчеләр арасында көзен мул...

Бүген күп кеше бакчаларындагы эшне төгәлләде, уңышны урнаштырды. Яз көне, җәй башында булган яңгырлар быел мул уңышка өметләндергән иде. Дөрестән дә, җир җиләген, сливаны, чияне, кура җиләген чиләкләп җыйдык. Әмма халыкның икенче икмәге булып саналучы бәрәңге уңышы мөһим, ул булса, ач булмыйбыз. Җәй дәвамында аны карап үстерүчеләр арасында көзен мул уңышка шатланучылар да, киресенчә, зарланучылар да булды.
Ә сез нинди уңыш алдыгыз? Укучыларыбыздан шул хакта сораштык.

Татьяна Логинова, Ульяновка: - Җәй көне авылда бер дә яңгыр яумады. Шуңа да быел бәрәңге уңышы белән мактана алмыйбыз. Башка авылдашлар да шулай диләр. Кайберәүләр су сибеп, уңыш алырга омтылдылар. Ләкин шлангтан аккан салкын су җылы яңгырны алмаштыра алмый шул.
Гөлшат Әгъләмова, Әмир: - Безнең авылда бәрәңге яхшы, эре. Яңгыры да яуды, кояшлы, җылы көннәр дә булды. Июль, август корырак булса да, әллә ни сиздермәде, бәрәңге уңышы әйбәт.
Надежда Рабина, Иске Котыш: - Узган ел белән чагыштырганда, быел бәрәңгене азрак алдык. Әмма мин бөтенләй начар димәс идем. 10 чиләк чәчтек, 50 чиләк алдык. Бәрәңге үстерүнең үз ысулым бар - мин аны түтәлләргә чәчәм. Сөрергә дә кирәкми. Чәчкән вакытта һәр чокырга тирес салып барабыз. "Байкал - М" дигән ашлама да кертәм. Уңыш яхшы була.
Фатыйма Габдуллина, Кармыш: - Төрлесе бар- эресе дә, вагы да. Былтыргы белән чагыштырганда, дөрес, уңыш азрак. Ләкин үзебезгә җитәрлек. Орлыкны ешрак алмаштырырга кирәк диләр. Яңа орлык алдык, яз көне аны чәчәргә ниятләп торабыз. Авыл җирендә вак бәрәңгегә дә урын табыла, анысы малларга ярап куя.
Анастасия Дорофеева, Шешминка: - Хәзер инде бәрәңгене элекеге кебек күп чәчмибез. Уңыш - уртача, зарланырлык түгел. Ничә чиләк утыртып, ничә чиләк алганымны төгәл генә әйтә алмыйм. Үзебезгә кыш чыгарга җитә.
Алган уңышны сакларга да кирәк бит әле. "Россельхозцентр" учреждениесенең район филиалы җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов әлеге уңайдан үз киңәшләрен җиткерде:
-Иң мөһиме - бәрәңгене коры базда сакларга кирәк. Баздагы Һаваны суыра торган торба, я тишек булуы да роль уйный. Бәрәңгенең өстен япмаска киңәш итәр идем, ул - тере организм, сулап торырга тиеш.
Гөлсирә Шәрифуллина сорашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бәрәңге уңышы казып алалар