27 март 2020 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләргә, бик кирәкмәсә, өйдән чыгып йөрмәскә кушалар
Районда мәдәни, күңел ачу, спорт объектлары вакытлыча эшләми. Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, ресторан, кафе, ашханәләр дә (үзәк ашханәдән кала) ябык.
-
Чирмешәнгә Кече Чегодай ягыннан алып керүче юлның начар өлеше яхшырачак
Район үзәгенә Кече Чегодай ягыннан алып керүче юлның вал тирәсендәге, Боз сараена кадәрге өлеше бөтенләй ватылып беткән, ремонт сорый.
-
“Безнең Чирмешән” киләсе атнада да график нигезендә чыгачак
Россия Президенты Указы белән, 2020 елның 30 мартыннан 3 апрельгә кадәр көннәр эш көннәре түгел дип игълан ителде.
-
Республика ЮХИДИсе алдан язылу буенча гына хезмәт күрсәтә
Машина йөртү хокукы таныклыгын алу яки алмаштыру, автомобильләрне теркәү өчен дәүләт хезмәтләренең рәсми порталында язылырга мөмкин.
-
Чирмешән районында быел беренче балалары туган гаилә 466 мең сум акча алачак
РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәтенә күптән түгел генә беренче балаларын алып кайткан яшь гаилә мөрәҗәгать иткән.
-
Чирмешән районында 4046 баш сарык асрала
Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда 637 баш сарык асрыйлар, бу былтыргыдан 58 башка күбрәк.
-
Чирмешәндә, коронавирус белән бәйле, кафе, рестораннар, базарлар да ябыла
Районда, коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, җәмәгать туклануы предприятиеләре – ресторан һәм ашханәләр (Үзәк ашханәдән кала), кафелар да эшләмәячәк. Базарлар ябыла.
-
Чирмешән районында 17 кеше өй шартларында карантинда утырырга тиеш
Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, 27 мартка Чирмешән районында 17 кеше үз-үзләрен изоляцияләү хәлендә яшәргә тиешләр.
-
Чирмешән районында асралучы дуңгызларның өчтән бере диярлек Күтәмәдә "пропискада"
Районда шәхси хуҗалыкларда 3624 дуңгыз асрала, ягъни үткән елдагыдын 146га азрак.
-
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат
Күренекле татар шагыйренә 71 яшь иде.