25 сентябрь 2017 яңалыклары
-
37 ел күрешмәгән әфганчылар Чирмешәндә очрашты
Алар Әфганстанда нибары ике-өч тапкыр гына күрешәләр. Тик шул арада, сугыш барган чит-ят җирләрдә дуслашып өлгергән чуваш һәм татар егете - Ульяновка авылыннан Андриан Михайловка һәм Чумачкадан Марат Дәүләтшинга бер-берсен бары 37 елдан соң эзләп табып очрашырга насыйп булган. -Мине армиягә 1980 елда алдылар, Түбән Камада эшли идем. Самарада поезда...
-
Ярминкәдәге куаклар чирмешәнлеләр бакчаларына күчте
Сентябрь ахыры агач, куаклар утырту өчен иң кулай чор. Шунлыктан соңгы ярминкәдә үсентеләр тәкъдим итүчеләр дә, сатып алучылар да күп булды. Түбән Кармалка авылыннан алып киленгән, әле бүген дә куагында, бармак башы кадәрле җиләкләре пешеп торучы кура җиләге үсентеләрен чират торып алдылар дияргә мөмкин. Шунда ук яңа җыйган кура җиләге...
-
Чирмешәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза
21нче сентябрьдән 28нче сентябрьгә кадәр район күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты - юл - транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү. -Атна барышында районның мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар, балалар белән төрле чаралар: әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрү планлаштырабыз, юлда...
-
Лашманда борынгы ук очлары табылган
Безнең районда эзләнүләр алып баручы тарихчы Альберт Борһановның тәүге табылдыклары да бар. Лашман авылында аңа борынгы чорларга караган ук очлары, балта, эш кораллары бирәләр. Аларны бер якташыбыз абзар сүткәндә табып ала. Галим безнең районга комплекслы өйрәнүләр максаты белән килгән. Ул эшчәнлеген берничә юнәлештә алып барачак. Тарихчы археологик истәлекләрне, зиратларыбызда кабер...
-
Чирмешән районында берәүдән 300 мең сум таләп иткән алдакчы 1 тиен дә ала алмаган
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек. 02 18 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе - матди зыян белән, берсендә имгәнүче бар. Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның...
-
Чирмешәнлеләр, “тычкан чире”ннән сакланыйк
Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченәчәк. Шундый вакытта геморрагик бизгәк авыруы эләктерү ихтималы арта. Быел районда ике кеше тычкан бизгәге йоктырган, узган елны мондый диагноз 12 кешегә куелган иде. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы - вак кан тамырларын, бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны заралаучы авыр...
-
Чирмешән кызы “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк
"Татар кызы-2017" халыкара бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк кызның исеме билгеле булды. Казан (Идел буе) федераль университетының икенче курс студенты Гөлназ Гатина Татарстанның зональ турларында җиңеп чыккан 11 татар кызы арасыннан сайлап алынды. Халыкара "Татар кызы-2017" бәйгесенең Татарстан буенча финалы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтте. Әлеге мәдәни чараны...