Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда борынгы ук очлары табылган

Безнең районда эзләнүләр алып баручы тарихчы Альберт Борһановның тәүге табылдыклары да бар. Лашман авылында аңа борынгы чорларга караган ук очлары, балта, эш кораллары бирәләр. Аларны бер якташыбыз абзар сүткәндә табып ала. Галим безнең районга комплекслы өйрәнүләр максаты белән килгән. Ул эшчәнлеген берничә юнәлештә алып барачак. Тарихчы археологик истәлекләрне, зиратларыбызда кабер...

Безнең районда эзләнүләр алып баручы тарихчы Альберт Борһановның тәүге табылдыклары да бар. Лашман авылында аңа борынгы чорларга караган ук очлары, балта, эш кораллары бирәләр. Аларны бер якташыбыз абзар сүткәндә табып ала.


Галим безнең районга комплекслы өйрәнүләр максаты белән килгән. Ул эшчәнлеген берничә юнәлештә алып барачак. Тарихчы археологик истәлекләрне, зиратларыбызда кабер ташларындагы язуларны, архитектура биналарын - мәчет, чиркәүләрне, сәнәгать объектларын тикшерәчәк. Шулай ук ул авыл, мәктәп музейларындагы экспонатлар, материаллар белән дә танышмакчы.

-Сезнең район тарихы аз өйрәнелгән. Мисал өчен, мин беренче көнне үк Лашмандагы зиратта кызыклы кабер ташларына юлыктым. "Керәшен зираты"ндагы бер кабер ташына чокылган кабилә тамгалары миңа таныш түгел. Лашманлылыр борынгы ук очлары, эш кораллары бирделәр. Мин шушы рәвешле барлык авылларны йөреп чыгарга җыенам, - ди Альберт Әхмәтҗан улы.

Галим әйтүенчә, октябрь аенда Чирмешәндә Казан галимнәре, туган як тарихын өйрәнүчеләр катнашында төбәк тарихын өйрәнүгә кагылышлы түгәрәк өстәл - конференция уздыру ниятләнә.

Альберт Борһанов тарих белән бәйле кызыклы мәгълүматларга, экспонатларга ия булучыларга үзе белән элемтәгә чыгуларын үтенә, элемтә өчен кесә телефоны номеры - 8-917-288-83-88, яки e-mail: albert_burhan@list.ru электрон адресына хәбәр җибәрергә мөмкин. Табылган тарихи әйберләр, хуҗасы теләге буенча, аның үзенә кире кайтарыла, яки музейга тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Лашманда очлары табылган борынгы ук