Чирмешәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза

21нче сентябрьдән 28нче сентябрьгә кадәр район күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты - юл - транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү. -Атна барышында районның мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар, балалар белән төрле чаралар: әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрү планлаштырабыз, юлда...

21нче сентябрьдән 28нче сентябрьгә кадәр район күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә.

Әлеге чараның төп максаты - юл - транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү.

-Атна барышында районның мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар, балалар белән төрле чаралар: әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрү планлаштырабыз, юлда үз - үзеңне тоту турында чыгышлар ясаячакбыз, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Рәмис Шәкуров.- Атналык барышында полиция хезмәткәрләре, нигездә, мәктәпләр, балалар бакчалары янында кизү торачаклар.


undefined Чирмешәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза

Нет комментариев