Ярминкәдәге куаклар чирмешәнлеләр бакчаларына күчте
Сентябрь ахыры агач, куаклар утырту өчен иң кулай чор. Шунлыктан соңгы ярминкәдә үсентеләр тәкъдим итүчеләр дә, сатып алучылар да күп булды. Түбән Кармалка авылыннан алып киленгән, әле бүген дә куагында, бармак башы кадәрле җиләкләре пешеп торучы кура җиләге үсентеләрен чират торып алдылар дияргә мөмкин. Шунда ук яңа җыйган кура җиләге...
Сентябрь ахыры агач, куаклар утырту өчен иң кулай чор. Шунлыктан соңгы ярминкәдә үсентеләр тәкъдим итүчеләр дә, сатып алучылар да күп булды.
Түбән Кармалка авылыннан алып киленгән, әле бүген дә куагында, бармак башы кадәрле җиләкләре пешеп торучы кура җиләге үсентеләрен чират торып алдылар дияргә мөмкин. Шунда ук яңа җыйган кура җиләге дә саттылар.
Суыклар җитәчәген ишарәләгән кебек, Кукмара эшмәкәрләре киез итекләр алып килгән. Бу ярминкәдә җылы өс киемнәре дә байтак сатылгандыр. Монда яшелчә, җиләк-җимеш, бал, яңа суелган ит, маллар һәм аларга фураж да бар иде. Тик менә каз, үрдәк эзләүчеләр генә буш китте базардан.
Сатып алучыларның тәкъдиме дә бар: ярминкәләрне ешрак, атна саен уздыруны сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев