25 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Туймәт урамнары акка төренгән (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Чирмешәнлеләр, телевизор кемгә эләгер?
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте оештырган "Подписка өчен телевизор!" акциясе буенча заявкалар кабул итү тәмамланды. Призерлар 9 февральдә уйнатылачак. Акциядә катнашучылар, заявка җибәрүчеләр арасында берничә райондашыбыз да бар, аларга яхшы отышлар телибез. Кадыйр Гомәров фотосы
-
Иске Котышта һәм Утыз Имәндә яңа ивесторлар үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр
Иске Котышта яңа инвестор - җаваплылыгы чикләнгән "Тепсуркаев" җәмгыяте 2 меңләп гектар - моңа кадәр ташландык диярлек җирләрне эшкәрткән, көздән 330 гектарда уҗым бодае чәчеп калдырган. Әлеге инвестор пай җирләре өчен, хезмәт хакын да вакытында түләргә ышандыра. Халыкка эш тә була бит. "Тепсуркаев" та техника күп, яңа, егәрлекле. Бу -...
-
Чирмешәндә “Кайнар ипи” кибете ник эшләми?
Соңгы вакытта гына да район үзәгендә берничә сәүдә үзәге ачылды. Кибетләр җитәрлек булса да, Амур ягындагы "Кайнар ипи" кибетенең ябылуы күпчелек якташларыбызда ризасызлык һәм, билгеле, "нишләп яптылар?" дигән сорау тудырды. Әлеге мәсьәлә уңаеннан без "Чирмешән ипи комбинаты" директоры Мәсхүт Хөсәеновка мөрәҗәгать иттек. -Комбинатта оптимальләштерү үткәрергә мәҗбүр булдык, - ди ул.-...
-
Түбән Кәминкә укытучысы – әдәби бәйгедә җиңүчеләрнең берсе
Түбән Кәминкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Мәссарова "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары оештырган "Әдәби карта" әдәби бәйгедә катнашып ялгышмый - аңа тантаналы шартларда өченче дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләге тапшырганнар. Гөлназ әлеге бәйгегә үзенең иҗат җимешләрен - өч хикәясен җибәрә. Бәйгегә 45 кешенең 200ләп эш арасыннан дүрт җиңүчене сайлап...
-
2018 елга истәлекле даталар
ГЫЙНВАР 1 - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновка 80 яшь. Шагыйрь Шамил Маннаповның тууына 80 ел (1938-2012). Әдәбият тәнкыйтьчесе Мансур Вәлиевкә 70 яшь. 3 - Язучы Шамил Бикчуринның тууына 90 ел (1928-1991). 7 - Шагыйрь Гиз-эл Габиднең тууына 100 ел (1918-1955). 10 - Язучы Габдулла Галиевкә 90 яшь....
-
Иске Котышта һәм Утыз Имәндә - халык җыеннары (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Чирмешәндә яңа күпердән йөрибез
Чирмешәннең Заречная, Октябрьская, Мәктәп урамнарының көнчыгышында яшәүчеләр район үзәгенә чыкканда, юлны электән үк Зур Чирмешән елгасы аша салынган басма аша кичеп кыскартты. Җәй башында такталардан, киртәләрдән ясалган әлеге басма кышка кадәр хезмәт итә иде. Ул әлләни нык та түгел, тар гына була иде, кара-каршы килүче ике кеше моннан көч-хәл белән...
-
“Безнең Чирмешән”сез тора алмыйм
"Безнең Чирмешән" газетасының килүен һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алам. Аны беренче битеннән үк игътибар белән укып чыгам. Яңа ел бәйрәмнәре башында газета килмәде, бик уңайсыз булды. Без, олы яшьтәге кешеләр, хәзер инде әллә кая чыгып йөри алмыйбыз, шуңа да бөтен хәбәрне газета битләреннән укып беләбез. Танышлар турында аеруча кызыксынып укыйм....
-
"Мисс Татарстан" - 2018 титулына Камилә Хөсәенова ия булды
Казан кызы Камиләгә 19 яшь. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең XX нче юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды. Бу минутларда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең финалы тәмамланды. 2018 елның Татарстан чибәре булып Камилә Хөсәенова танылды. Казан кызы Камиләгә 19 яшь. Ул Идел...