Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Кайнар ипи” кибете ник эшләми?

Соңгы вакытта гына да район үзәгендә берничә сәүдә үзәге ачылды. Кибетләр җитәрлек булса да, Амур ягындагы "Кайнар ипи" кибетенең ябылуы күпчелек якташларыбызда ризасызлык һәм, билгеле, "нишләп яптылар?" дигән сорау тудырды. Әлеге мәсьәлә уңаеннан без "Чирмешән ипи комбинаты" директоры Мәсхүт Хөсәеновка мөрәҗәгать иттек. -Комбинатта оптимальләштерү үткәрергә мәҗбүр булдык, - ди ул.-...

Соңгы вакытта гына да район үзәгендә берничә сәүдә үзәге ачылды. Кибетләр җитәрлек булса да, Амур ягындагы "Кайнар ипи" кибетенең ябылуы күпчелек якташларыбызда ризасызлык һәм, билгеле, "нишләп яптылар?" дигән сорау тудырды.

Әлеге мәсьәлә уңаеннан без "Чирмешән ипи комбинаты" директоры Мәсхүт Хөсәеновка мөрәҗәгать иттек.

-Комбинатта оптимальләштерү үткәрергә мәҗбүр булдык, - ди ул.- Ипи кибетенә килгәндә, ул үзен акламады, сатучыга хезмәт хакы түләрлек тә керем эшли алмады. Бүген комбинатның лимонад һәм колбаса ясау цехлары да эшләми. Бухгалтерияне "Кайнар ипи" кибете бинасына күчердек. Шулай итеп бер бина буш калды, анда газ, ут өчен түләмибез, финансларны экономиялибез. Ипи комбинатында бүген ипи, кисель һәм макарон эшләнмәләре җитештерелә. Аларны үзебезнең райпо сәүдә нокталарына һәм шәхси кибетләргә таратабыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Кайнар ипи кибет ник эшләми