23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә күп балалылар яңа нигездә йорт төзиләр
2012 елдан, күп балалыларга җир участоклары бирелә башлаганнан бирле, районда 106 гаилә йорт төзү өчен участок алган. Шуларның 14се җир кишәрлеген быел теркәгән. -Җир участогын район үзәгендә алырга теләүчеләр күп, тик ул теркәлү урыны буенча гына бирелә, - ди район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова. - Теркәлгән...
-
Бәйрәм табынына "Аучы" салаты
Кирәк булачак: 250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез. Әзерләү тәртибе: Тавык, йомырка, яшелчәләрне пешереп алырга. «Аучы» салаты рәт-рәт итеп ясала. 1нче рәт - вак итеп туралган бәрәңге, майонез. 2нче рәт - вак итеп туралган тавык...
-
Чирмешәндәге картлар йортыннан әби-бабайларны тәрбиягә алырлармы?
2017 елдан караучысыз калган әби-бабайларны гаиләләргә өләшәчәкләр. Бу яңалыкны картлар йортларында ничек кабул иткәннәр? Чирмешәндәге картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин белән шул хакта сөйләштек. - Бер милләтне дә аерасым килми, барысы да хөрмәткә лаек. Үзебезнең милләттәшләрнең гомер-гомергә өйдә ике-өч буын сыешып яшәвен беләм. Әби-бабай оныкларны караша, олыгайгач...
-
Урманасты Үтәмеш имамсыз калды
Мондагы халык дини мәҗлесләр үткәрергә, җеназа озатырга мулланы Иске Үтәмештән чакырырга мәҗбүр. Авыл мәчетендә унбиш еллап имамлык иткән Җәүдәт абый Ногманов күптән түгел үлеп киткәч, әлегә бу вазифаны үз өстенә алучы юк. 91 йортлы, 193 кеше яшәүче авыл мәчетенә нибары өч карт - Камил Узбаев, Әкрәм Исхаков, Мәүлиҗан абый Гыйләҗевлар...
-
Яңа Элмәледә туып үскән шагыйрьнең юбилее якынлаша
Чувашстанның халык шагыйре, озак еллар әлеге республиканың язучылар союзы идарәсе рәисе булган, башка бик җаваплы вазыйфалар биләгән Порфирий Васильевич Афанасьевның тууына киләсе елның 20нче февралендә 75 яшь тула. Ул безнең якташ - Яңа Элмәледә туган, хәзер Чабаксарда яши. Билгеле, шундый күренекле, талантлы әдипнең юбилеен безнең районда да билгеләп үтәрбез, бәлки,...
-
Чирмешәнлеләрне Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итте (+ФОТО)
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте. Чирмешәнлеләр депутатка төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. Ул райондашларыбызны игътибар белән тыңлады, һәр мәсьәләнең асылына төшенергә тырышты. Шешминка авылында Дмитрий...
-
Казаннан килгән инспекторларТүбән Кармалкада салмыш хәлдәге ике йөртүчене тоткарлаганнар
Үткән атнада гына да районда исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче өч кеше тоткарланган. Икесе - Казаннан командировкага килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре "кармагына эләккән", алар Түбән Кармалка авылыннан. Төнге уннар тирәсендә инспекторлар Яр Чаллыдан Түбән Кармалкага кунакка кайтып килүчене туктаталар. Йөртүченең - яшь кешенең салмыш хәлдә булуы ачыклана. Кирәк бит, 200...