23 май 2017 яңалыклары
-
Җырчыларның балачагы ничек узган?
Балачак кеше тормышында иң истә кала торган вакытларның берсе. Ә безнең җырчылар һәм популяр йолдызларның балачагы ничек узган икән? Данир Сабиров - Балачакта пародияләр еш ясадым. Дуслар-танышлар ошаталар иде, ләкин сәхнәдә аны кызык итеп күрсәтә алмам төсле тоелды. Мәктәптә укытучыларны күрсәткәләдем. Сыйныфка укытучы килеп кергәнче, үзем укытучы булып, өстәлгә сыйныф...
-
Рамазан аена ничек әзерләнергә? (киңәшләр тупланмасы)
Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае - Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Ислам календаре ай циклы буенча төзелә. Шуңа күрә һәр ел Рамазанның башы һәм ахыры төрле көннәргә туры килә. 2017 елда ул 27 майда башланып, 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ураза җәй башына туры килә, шуңа да...
-
Чирмешән кадетлары СПИДка каршы
15 майдан 21 майга кадәр дәвам иткән "СТОП ВИЧ СПИД" Бөтенроссия акциясенә Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары да актив кушылды. Әлеге мәктәпнең барлык классларында да, Халыкара СПИДтан үлгән кешеләрне исә алу көненә багышлап, "Яшьләр СПИДка каршы" темасына класс сәгатьләре уздырылган. Бу афәткә каршы икәнлекләрен белдереп, митиг оештырып укучылар башкаларга да шуны...
-
Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе матбугатка яздыру планын үти дә
2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу өчен бер ай вакыт калды. Район буенча тиешленең 26 проценты җыелган, план 12500 данә булса, бүгенге көнгә 3111 газета-журналга заказ карточкасы тутырылган. Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе планны үтәү алдында, тиешленең 70 процентын (235 данә) җыйганнар да, заказларның 85се район газетасына. -Түбән Кармалкада газета-журналларга язылу...
-
Чирмешән районында җәйге чорда 700ләп бала лагерьларда ял итәчәк
Быел 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 700ләп бала мәктәп яны һәм "Кояшлы" ял лагерьларында, тирә-күрше башка кайбер шәһәрләргә барып сәламәтлеген ныгытачак. Бу максатларга бюджеттан гына да берничә миллион сум акча бүленә. Чирмешән муниципаль районының 2017-2019 елларга балаларның һәм яшьләрнең ялы, савыктыру, мәшгульлек турында максатчан программасы бар. Җәйге каникуллар вакытында социаль...
-
Ивашкино укучылары кабат җиңү яулаганнар
Әлеге мәктәп укучылары Түбән Кама шәһәрендә узган "Табигать һәм без" республика экологик фестиваленнән җиңү яулап кайтканнар. 6 класс укучысы Мария Данилова "Ивашкино авылы халкының йорт яны участогы территориясен төзекләндерү һәм чәчәк дизайны" проекты белән 1нче, 11 класс укучысы Александра Лялякова "Яшел мәктәп - Яшел патруль" укучыларның экологик хәрәкәтенең табигатьне саклаудагы...
-
Кайбер чирмешәнлеләр чүплекнең кайда икәнен белми
Район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесенә су суыртып алынучы каптаждан ерак та түгел урынга әллә ничә олау чүп илтеп актарганнар. Кайбер чирмешәнлеләр каты көнкүреш полигонына да юлны белми бугай, чүпләрен янәшәдәге посадкага гына ташлап калдыру - табигатькә хөрмәтсез караш билгесе. Төягән калдыкларыңны тагын йөз метр чамасы арырак, чүплеккә кадәр илтү кыен, күрәсең?!...
-
Чирмешән укучылары – беренче
Чирмешән районы Россия мәктәбе укучылары хәрәкәте "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте көче" Бөтенроссия акциясендә республикада беренче булдылар. Ә Идел буе федераль округы буенча безнең команда өченче урында. Бу җиңүдә беренче Чирмешән мәктәбенең Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең өлеше зур. 7 апрельдә старт алган акциядә әлеге мәктәпнең 142 укучысы катнашты, алар турникта төрле...