Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчыларның балачагы ничек узган?

Балачак кеше тормышында иң истә кала торган вакытларның берсе. Ә безнең җырчылар һәм популяр йолдызларның балачагы ничек узган икән? Данир Сабиров - Балачакта пародияләр еш ясадым. Дуслар-танышлар ошаталар иде, ләкин сәхнәдә аны кызык итеп күрсәтә алмам төсле тоелды. Мәктәптә укытучыларны күрсәткәләдем. Сыйныфка укытучы килеп кергәнче, үзем укытучы булып, өстәлгә сыйныф...

Балачак кеше тормышында иң истә кала торган вакытларның берсе. Ә безнең җырчылар һәм популяр йолдызларның балачагы ничек узган икән?


Данир Сабиров

- Балачакта пародияләр еш ясадым. Дуслар-танышлар ошаталар иде, ләкин сәхнәдә аны кызык итеп күрсәтә алмам төсле тоелды. Мәктәптә укытучыларны күрсәткәләдем. Сыйныфка укытучы килеп кергәнче, үзем укытучы булып, өстәлгә сыйныф ачкычын тотып атып: "Укучылар, утырыгыз!" - дия идем. Классташларым исә тәгәрәшеп көләләр.

Илсөя Бәдретдинова


-Мин гаиләдә өченче кыз. Әти, бәлки, монысы малай булыр дип тырышкандыр… Миннән соң кул селтәгән. (көлә) Ләкин барыбер малай кебек үстерде үземне. Күлмәк кигәнемне, курчак белән уйнаганымны хәтерләмим бәләкәй чакта. Кайчан карама, агач башында, велосипедта, кеше бакчасыннан алма басып, ә 12 яшьтән трактор руле артыннан төшмичә…

Гүзәлия

- Мин гаиләдә унынчысы, төпчек бала идем. Күбрәк әби белән бабай янында үстем дияргә була. Әби мине һәр иртәне: «Тор, кызым, тор, йокың туйгандыр инде. Матур кызлар чәй суыннан кайта торгандыр инде», - дип йокыдан уята иде. Апаларымның биек үкчәле туфлиларын киеп әби белән бабайга концерт яки спектакль куйганнан соң, әбинең: «Син, кызым, зур кеше булырсың», - дип, мине сөендергәне истән чыкмый.

Георгий Ибушев

- Балачакта нәрсә күрсәм, шуны җырлап бирә идем. Әни, җырлаганда сине аңлавы ансатрак, ди торган иде. Күрәсең, авазларны ачыграк әйт­кәнмендер. Аннары нинди җыр ишетәм, шуны җырладым. Кечкенә генә өебезгә ничек шул­хәтле халык сыйгандыр - бездән кеше өзелеп тормый иде. Ул җыру дисеңме, әкият, мистика сөйләү - бар да бар иде. Абыйлардан "Тә­рәзә төбеңнән, ай, гөлем югал­ды"ны отып алдым. "Бөдрә тал" - хәзер инде аны беркем дә җыр­ламый, "Тау башында тора ялгыз кабер" (Фатих Кәрим сүзләре) - яраткан җырларым булды. Ке­рәшен җырларында үстем, алар тәэсирендә тәрбияләндем.

Ләйсән Утяшева


- 5 яшемдә әти-әни белән Волгоградка күченеп киттек. Минем зур спортка килүем барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл булды. Инде 12 яшемдә мин Мәскәүдә шөгыльләнә башладым, ә 14 яшемдә спорт мастеры булдым. Унсигезе тулганчы Дөнья чемпионатларында катнаша башладым. Берничә тапкыр аягым җәрәхәтләнде, соңыннан сөягем сынган килеш чыгыш ясап йөрдем. Тик вакытында спорттан киттем һәм хәзер яраткан, тыныч эшләрем белән шөгыльләнәм».

Радик Юльякшин

- Гомеремнең күбрәк өлешен мин Черниковкада яшәдем. 11 яшькә кадәр русча да сөйләшә белми идем, бары тик башкортча. Тел белмәү укуда һәм иҗатта минем өчен зур сынау булды. Музыка мәктәбенә курай һәм баян классына укырга кердем. Әмма ноталарны өйрәнә алмадым. Әле дә аларны аңламыйм. Уен коралларында бары тик ишетү сәләте көчле булу сәбәпле генә уйный беләм. Музыка мәктәбендә килештерә идем: янәсе, ноталарга карап уйныйм, нота дәфтәренең чираттагы битен ачам… Әмма укытучы мона тиз арада сизеп алды һәм әниемне мәктәпкә чакырып: "Улыгыз рус телен белмәвеннән башка, ноталарны да танымый. Аңа монда урын түгел", - дигәч, музыка мәктәбе белән хушлашырга туры килде.

Әмма мин музыканы ташламадым. Подъездларда гармун уйнап йөргәнемне хәтерлим. Бервакыт дустыма кунакка килдем дә, карасам, ул компьютерда көй язып утыра. Кызыктым. Кайттым да, әти-әниемнән компьютер сорадым. Кредитка минем теләгем үтәлде. 12 яшьтән компьютерда көйләр яза башладым. Төнен йокламаска, дәресне калдырырга да риза идем - бары тик музыка язарга! Компьютерда, башка малайлар кебек, уен уйнаганымны хәтерләмим.

    ---
    Идел
    № --- | 23.05.2017

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    "Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    Теги: undefined