Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында җәйге чорда 700ләп бала лагерьларда ял итәчәк

Быел 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 700ләп бала мәктәп яны һәм "Кояшлы" ял лагерьларында, тирә-күрше башка кайбер шәһәрләргә барып сәламәтлеген ныгытачак. Бу максатларга бюджеттан гына да берничә миллион сум акча бүленә. Чирмешән муниципаль районының 2017-2019 елларга балаларның һәм яшьләрнең ялы, савыктыру, мәшгульлек турында максатчан программасы бар. Җәйге каникуллар вакытында социаль...

Быел 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 700ләп бала мәктәп яны һәм "Кояшлы" ял лагерьларында, тирә-күрше башка кайбер шәһәрләргә барып сәламәтлеген ныгытачак. Бу максатларга бюджеттан гына да берничә миллион сум акча бүленә.


Чирмешән муниципаль районының 2017-2019 елларга балаларның һәм яшьләрнең ялы, савыктыру, мәшгульлек турында максатчан программасы бар. Җәйге каникуллар вакытында социаль якланмаган категория балалары, "авыр яшүсмерләр" аеруча зур игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ. Балаларның ялын максималь куркынычсыз, хәвефсез, файдалы итеп оештырырга бурычлыбыз.

Муниципаль район Советының чираттагы егерме өченче утырышында каралган мәсьәләләрнең берсе шул, балаларның, яшүсмерләрнең җәйге ялы хакында иде. Депутатлар аның буенча карар кабул иттеләр.

Утырышта Советның 2016 елның 19 декабрендә кабул ителгән 68нче санлы карарына, ул 2017, 2018 һәм 2019нчы еллар бюджеты хакында, үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Яңа карарда расланганча, 2017 ел бюджетының керем өлеше 9 миллион 573 мең сумга арттырыла, ә "милли икътисад" буенча чыгымнар 3 миллион 45 мең сумга киметелә. Менә шуннан чыгып, барысы 12 миллион 619 мең сум акча, чыгымнар рәвешендә, Ульяновка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелешенә (500 мең сум), муниципаль торак ремонтына (1 миллион 857 мең), Чирмешәндә су челтәрләрен төзәтүгә (700 мең), Чирмешәндә һәм Лашманда кышын юлларны карап торуга тотылачак. Мәгариф, мәдәният тармакларына, физкультура һәм спортка - тирә-юньне төзекләндерүгә, төрле чаралар үткәрүгә дә казнадан өстәмә акча бирелә.

Район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә үткән утырышта Чирмешән муниципаль районы Уставына, шулай муниципаль хезмәткә кагылышлы, Советның 2009 елның 20 апрелендә кабул ителгән 145нче санлы карарына кайбер үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Муниципаль предприятиеләргә, учреждениеләргә (оешмаларга) исем бирү, аларның гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгаларның хәтерен мәңгеләштерү максатында исемнәрен үзгәртү тәртибе турында Положение дә расланды (бу хакта карар район газетасында, хокукый мәгълүмати рәсми порталда, муниципаль районның интернет челтәрендәге рәсми сайтында басылачак, урнаштырылачак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined