Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино укучылары кабат җиңү яулаганнар

Әлеге мәктәп укучылары Түбән Кама шәһәрендә узган "Табигать һәм без" республика экологик фестиваленнән җиңү яулап кайтканнар. 6 класс укучысы Мария Данилова "Ивашкино авылы халкының йорт яны участогы территориясен төзекләндерү һәм чәчәк дизайны" проекты белән 1нче, 11 класс укучысы Александра Лялякова "Яшел мәктәп - Яшел патруль" укучыларның экологик хәрәкәтенең табигатьне саклаудагы...

Әлеге мәктәп укучылары Түбән Кама шәһәрендә узган "Табигать һәм без" республика экологик фестиваленнән җиңү яулап кайтканнар.


6 класс укучысы Мария Данилова "Ивашкино авылы халкының йорт яны участогы территориясен төзекләндерү һәм чәчәк дизайны" проекты белән 1нче, 11 класс укучысы Александра Лялякова "Яшел мәктәп - Яшел патруль" укучыларның экологик хәрәкәтенең табигатьне саклаудагы эшчәнлеге" проекты белән 3нче урын алганнар.

"Бизнеска бер адым"

Ивашкино урта мәктәбе коллективын Самара өлкәсе Исаклы шәһәрендә шул исемдәге төбәк конкурсында икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләгәннәр.

Мәктәпнең "Яшь бизнес-ледилары" компаниясен 9 класс укучылары Елена Хмелева, Ольга Андреева һәм 11 класс укучысы Александра Ляляковалар тәкъдим итә. Биология укытучысы Татьяна Данилова җитәкчелегендә алар "Проект эшчәнлегенең яхшы продукты" номинациясендә җиңү яулаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined