21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе хат ташучыларны бүләкләде
Район газетасы редакциясе 2016 елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га яздыру йомгаклары буенча иң яхшы, иң алдынгы элемтә бүлекчәләрен, хат ташучыларны, абунәчеләрне бүләкләде. Елның беренче яртысында Иске Үтәмеш элемтә бүлекчәсе (начальнигы Гөлнара Җаббарова) 173 йортка район газетасын китерәчәк (былтыр шул чорда 98 данә булган). Түбән Кармалка бүлекчәсендә (Людмила...
-
Чирмешән муниципаль районы Уставы дәүләт теркәвенә җибәрелә
Чирмешән муниципаль районының үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелгән Уставы дәүләт теркәвенә җибәрелә. Район Советы депутатлары Советның өченче чакырылыш бишенче утырышында бу хакта карар кабул иттеләр, кайбер статьяларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Районның җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренә класс чины бирү һәм аттестация үткәрү тәртибе турында нигезләмә (Положение) дә расланды, бу хакта...
-
“Мәскәү карлары” Чирмешәнгә килеп җитте
Соңгы көннәрдә мулдан төшкән кар район юлчыларына эшне арттырса да, игенчелек белгечләре исә мондый явым-төшемнәргә кинәнергә генә кирәк, диләр. Районда кар катламы чама белән 28-37 сантиметрларга җиткән. Норма 17-35 сантиметр тирәсе. -Кырларга кар калынрак яткан саен яхшы. Бабайлар, кар белән уңыш ява дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, димәк, туфракта дым...
-
Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларында халык җыеннары узды
Бәркәтәдә узган халык җыенында чиста су хакында сүз башлап, бу хакта шактый озак фикер алыштылар. Ахыр чиге аңлашу юлы табылды кебек, якын көннәрдә "Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" җәмгыяте белән килешүләр төзеләчәк. Башка авыллар белән чагыштырганда, биредә чиста су кудыру юньгә чыга, зур чыгымнар соралмый, чөнки су тау башындарак, каптаждан насоссыз-нисез,...
-
Чирмешәндә “112” хезмәте эшли
Хәзер кешеләр теләсә нинди бәлага юлыккан очракта бердәм "112" номеры буенча шалтыратып, бердәм кизү - диспетчерлык хезмәте белән элемтәгә чыгарга мөмкин. Тормышыбызга куркыныч янаган вакытта яисә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, без, нигездә, "01"(янгын хезмәте), "02" (полиция), "03" (ашыгыч медицина ярдәме) номерларына шалтыратабыз. Бу телефон номерлары турында белмәгән кеше юктыр....
-
Чит ил кешеләре Чирмешәнгә эшкә килә
Районга килүче мигрантлар саны елдан-ел арта бара. Былтыр да миграция исәбенә куелган чит илләр гражданнары саны, 2014нче ел белән чагыштырганда, 3 процентка күбәйгән һәм 129га җиткән. Дөрес, кайберәүләргә, патент алып өлгермәү сәбәпле, китеп, аннары кабат килеп икенче тапкыр исәпкә басарга туры килгән. Мигрантларның күпчелеге Үзбәкстан (72), Әрмәнстан (20), Украина (14),...