Бәркәтәдә узган халык җыенында чиста су хакында сүз башлап, бу хакта шактый озак фикер алыштылар.
Ахыр чиге аңлашу юлы табылды кебек, якын көннәрдә "Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" җәмгыяте белән килешүләр төзеләчәк.
Башка авыллар белән чагыштырганда, биредә чиста су кудыру юньгә чыга, зур чыгымнар соралмый, чөнки су тау башындарак, каптаждан насоссыз-нисез,...
Бәркәтәдә узган халык җыенында чиста су хакында сүз башлап, бу хакта шактый озак фикер алыштылар.
Ахыр чиге аңлашу юлы табылды кебек, якын көннәрдә "Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" җәмгыяте белән килешүләр төзеләчәк.
Башка авыллар белән чагыштырганда, биредә чиста су кудыру юньгә чыга, зур чыгымнар соралмый, чөнки су тау башындарак, каптаждан насоссыз-нисез, торбалардан үзе агып төшә. Әмма тормыш син дигәнчә генә бармый бит, аның язылмаган законнары бар, саксызрак эшләп, нефтьчеләр бер урында торбаны өзәләр. Су килү туктагач, халык бер-бер артлы җирле җитәкчелеккә зар белдерә.
Кемнәрнеңдер сүзен тыңлап, райондагы коммуналь хезмәт, бердәм исәп-хисап үзәге аша эшләүдән баш тартулары менә шунда үзен акламый инде, аптырагач, кыш уртасы бит, авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанованың туп-туры район җитәкчесенә үк мөрәҗәгать итми чарасы калмый.
Тиеш булмасалар да, коммуналь хезмәт бригадасы берничә көн көч түгеп, Бәркәтә халкын янә сулы итә.
Киләчәктә мондый хәлләр булмасын иде. Шулай да су челтәрләренең җаваплы бер оешмасы билгеләнсә, андый-мондый очракта алар ярдәмгә киләчәк. Әле бит аның су скважинасына лицензия ише документы да кирәк. Ә ул бер авылга гына да әллә-ничә йөзәр мең сумга төшә, ди. Коммуналь челтәрләрдә лицензия бар.
Халыкны соңгы вакытта зур юлларның нык ватылуы да борчый. Нефть-битум ятмаларын үзләштерә башлау өчен кирәк объектларга авыр йөк төяп китерүче зур-зур машиналар кайвакыт авыл аша да үтеп йөриләр, юлларны эштән чыгаралар. Шлагбаум да куйганнар үзе. Бу мәсьәләне контрольга алырга килештеләр.
Былтыр, Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү буенча республикакүләм бәйгедә җиңүче санап, Бәркәтә авыл җирлеген 300 мең сум акча белән бүләкләделәр. Аны мәктәп ремонты чыгымнарын каплауга, һәйкәл ремонтына, балалар бакчасына кирәк-ярак алуга һәм, бюджетта каралмаган башка кайбер ихтыяҗларга тотканнар.
Бер миллион сум грант акчасына трактор алынган.
Үзсалым акчасы Урта урам юлын яхшыртуга, зиратта карт агачларны кисү өчен дә бик яраган. Референдум үткәреп, уңай нәтиҗә алсалар, быел һәр кешедән 500әр сум акча җыярга (аңа республика бюджетыннан бер сумга дүрт сум нисбәтеннән акча өстәлә) һәм урамда яктырткычларны яңартырга, күбәйтергә, беркадәр урам юлларын норматив хәлгә китерергә телиләр. Халык референдум үткәрүгә каршы килмәде.
Бәркәтәдә 411 йорт бар, 90сы буш, аларда, кайберләрендә, җәен генә торалар, кайберләре бөтенләй хуҗасыз). Авылда 741 кеше яши, 196сы - пенсионерлар. Шәхси хуҗалыкларда 528 баш мөгезле эре терлек, 399 баш сарык һәм кәҗә, 13 баш ат асрала.
2015нче елда Бәркәтә авыл җирлеге шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча район күләмендә иң яхшы эшләүчеләрнең берсе булды. Җыенда катнашкан район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да аларны бу яктан мактап узды, малчылыкка игътибарны көчәйтергә өндәде.
-Былтыр районда 40 шәхси хуҗалык-гаилә фермасы дәүләттән 200әр мең сум субсидия алды. Нәселле тана алучыларга республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бер баш танага 15әр мең, ә район 5әр мең сум акча бирде, - диде ул.- Терлекләр өчен каралты-кура төзергә теләгән гаилә фермаларына быел бушлай ике мең данә керамзит блоклар белән дә булышырбыз. Нәселле тана алучыларга район бюджетыннан 10ар мең сум акча бирү каралды. Мондый мөмкинлектән ник файдаланмаска?!
Түбән Кармалкада узган җыенда да чиста су белән тәэмин итү, юлларның бүгенге хәле җитди сөйләшү темасына әверелде.
Су кулланган өчен счетларда күрсәтелгән бәяләр белән килешмәүчеләр бар. Район җитәкчесе тиешле оешмаларга (коммуналь челтәрләр, бердәм исәп-хисап үзәге) бу мәсьәләне конкрет өйрәнергә, нормативларны күрше районнарныкы белән дә чагыштырып карарга кушты.
Билгеле, монда иң яхшысы - исәпләгеч прибор - санагыч куйдыру. Алай итсәң, бернинди тавыш чыкмый - суны күпме кулланасың, акчаны шуннан чыгып түлисең.
Авыл җирлеге башлыгы Ренат Сибгатуллин законсыз спиртлы эчемлекләр белән сату итүчеләрне, чисталыкка битарафларны да кабат кисәтте. Законнарны, кагыйдәләрне санга сукмаучылар белән быел катгый чаралар аша көрәшәчәкләр.
Чумачкада бер урында күпергә ремонт кирәк, Югары Кармалкада бер чишмәне төзекләндерәсе иде. Түбән Кармалкадагы борынгы чиркәүгә газ линиясе сузасы, җылылык системасы ясыйсы, видеокүзәтү җайланмасы куясы бар. Авылларда мал саны кимү, яңа торак йортлар төзелмәү белән дә килешеп тору ярамый.
2015нче ел эзсез узган диясе килми. Авыл җирлеге башлыгының отчет чыгышында искә алынганча, ел дәвамында, үзсалым акчасына Чумачкада энергия саклаучы - 8, Югары Кармалкада - 7, Түбән Кармалкада 11 (тагын 5се әзер) яктырткыч куелган. Һәр өч авылда һәйкәлләр ремонтланган, чишмәләр төзекләндерелгән.
Быел да референдум үткәрергә, һәр кешедән 400 сум акча җыярга (моңа республика дүрт тапкыр күбрәк акча өсти) һәм урам яктырткычларын яңартуга, аларны карап торуга тотарга тәкъдим иттеләр. Көнкүреш калдыклары - чүп җыю, аны полигонга чыгару өчен дә һәр йорттан диярлек акча җыярга килешенде (чама белән бер кешедән елга 50 сум тирәсе).
Түбән Кармалка авыл җирлеге авылларында 301 йорт бар, аларда 606 кеше яши. Былтыр 6 бала туган, 8 кеше үлгән.
Узган ел өчен, пай җирләре, Чумачкадагы 37 пайчыны санамаганда (аларга түләү мәсьәләсе дә хәл ителү алдында, диделәр), исәп-хисап ясалган. Әмма бөртек - фураж сыйфатыннан канәгать калмаганнар.
Югары Кармалка - Түбән Кармалка - Бәркәтә арасындагы олы юлны, район җитәкчесе җавап биргәнчә, быел белгечләр катнашында тикшерергә, бәяләргә һәм нефтьчеләр булышлыгы белән ремонтларга ният-план бар.
Җыенда әйтүләренчә, Түбән Кармалкада җәен-көзен урамнарга зур машиналар кереп, юлны изәләр икән. Бу авылда, бер якта электр энергиясенең көчәнешен нормага китерәсе бар. Алтмышлап буш йорт белән дә нәрсәдер эшләргә кирәк. Кыскасы, авыл җитәкчелеге, халык белән килешеп, бергәләп башкарасылары бар әле.
Җыеннар дәвам итә.
Автор фотолары.
Нет комментариев