Районга килүче мигрантлар саны елдан-ел арта бара.
Былтыр да миграция исәбенә куелган чит илләр гражданнары саны, 2014нче ел белән чагыштырганда, 3 процентка күбәйгән һәм 129га җиткән. Дөрес, кайберәүләргә, патент алып өлгермәү сәбәпле, китеп, аннары кабат килеп икенче тапкыр исәпкә басарга туры килгән.
Мигрантларның күпчелеге Үзбәкстан (72), Әрмәнстан (20), Украина (14),...
Районга килүче мигрантлар саны елдан-ел арта бара.
Былтыр да миграция исәбенә куелган чит илләр гражданнары саны, 2014нче ел белән чагыштырганда, 3 процентка күбәйгән һәм 129га җиткән. Дөрес, кайберәүләргә, патент алып өлгермәү сәбәпле, китеп, аннары кабат килеп икенче тапкыр исәпкә басарга туры килгән.
Мигрантларның күпчелеге Үзбәкстан (72), Әрмәнстан (20), Украина (14), Таҗикстан (7) , Казахстан (4) гражданнары. Шулай ук Кыргызстан, Әзербайҗан, Германия, Төркия, хәтта Бөекбританиядән дә бер кеше килгән.
РФ Миграция хезмәтенең райондагы территориаль пункты начальнигы Наилә Мәссарова әйтүенчә, мигрантларның күбесе безгә эшкә урнашу өчен килгән. Шәхси максаттан килүчеләр дә шактый күп икән, андыйлар, нигездә, туганнары белән очрашырга кайталар. Дүрт кеше килү максаты графасында - "туризм" дип күрсәткән.
Узган елны районда 22 чит ил кешесе Россиягә даими яшәргә килүен раслаучы документ алган (вид на жительство), вакытлыча гына торырга 17 кеше килгән, биш кеше Россия Федерациясе гражданлыгы алган.
Чит ил кешеләренең күбесе Чирмешәндә, Лашманда, Күтәмәдә, Яңа Элмәледә, Әккәрәйдә яши икән.
- Узган елны районга Украинадан килгән гражданнар саны артты, алар барысы да диярлек бездә туган яисә якын туганнары булган кешеләр, - ди Наилә Сабирҗан кызы. - Алар, нигездә, вакытлыча яшәргә рөхсәт сорап гариза яза. Украинада вакыйгалар башланганнан бирле, 12 кешегә вакытлыча торырга рөхсәт бирелде. Биш кеше, шул исәптән ике бала, сыеныр урын бирү турында таныклык, берсе вид на жительство, тагын бер кеше Россия гражданлыгы алды.
Нет комментариев