Ноябрь башында берьюлы әллә ничә бәйрәмне билгеләп үтәргә җыенабыз: 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Совет чорында үскән, тәрбияләнгән буын өчен инде тарихта гына калган 7 ноябрь - Октябрь революциясе көне дә кадерле. Ничек әйтә идек әле: Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасымы? Нишлисең, һәр заманның үз кыйммәтләре.
Гомумән, бу бәйрәмнәр райондашларыбызда нинди хисләр уята, аларны элек ничегрәк билгеләп үткәнбез, хәзер ничек? Безнең сорашу хул хакта.