Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Быел Чирмешән районында юл һәлакәтләрендә имгәнүчеләр арткан

Быелның 9 аенда (гыйнвар-сентябрь) район юлларында булган 12 юл һәлакәтенең өчесе исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан. Аварияләрдә 1 кеше һәлак булган, 16 кеше үк (узган елда – 7) имгәнгән.

Кызганыч, балалар катнашында да  2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда өч бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алганнар. Матди зыян белән, ягъни кеше биртелмичә, машина, техника гына җимерелгән 135 авария булган.

-9 ай эчендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 8729 очрагы ачыкланды. Аларның 2729 ын ЮХИДИ подразделениеләре теркәде,  6000 ен автомат рәвештә  эшләүче КРИС җиһазлары, камералар төшереп алган, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе  инспекторы Рәмис Шәкүров.

Гыйнвар-сентябрь айларында автоинспекторалар аек булмаган хәлдә машина белән идарә иткән  44 йөртүчене туктатканнар (былтыр бу чорда – 46). 58 йөртүче кагыйдә бозып ”встречка”га – каршы юлга чыккан.  “Права”сыз килеш руль артына утыручылар бихисап. Андыйлар узган елда  10 булса, быел мондый тәртипсезләр 27 гә үк җиткән. 11 кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булып та, руль артына утырып техника белән юлга чыкканнар.  

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев