Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә начар күрүчеләрне барлыйлар

Күзләре начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүче чирмешәнлеләр “түгәрәк өстәл” артына җыелдылар.

“Белая трость” айлыгы кысаларында, район инвалидлар җәмгыяте районда беренче тапкыр оештырган мондый чарада күрү буенча инвалид егермеләп  кеше  катнашты.  Инвалидлар җәмгыятенең капиталь ремонт уздырылган күркәм бинасына килүчеләр  “Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте”нең Нурлат бюросы рәисе  Зинаида Богданова белән дә очраштылар. Зинаида Игнатьевна үзе дә  күрү буенча беренче группа инвалид, шуңа күрә бу төркемнең ихтыяҗлары аңа яхшы таныш.

-Сез проблемаларыгызны яшермәгез, без аларны бергәләп хәл итәргә тырышырбыз, чишү юлларын табарбыз, - диде ул үз чыгышында.

Башка инвалидларныкы кебек, аларны да  шәхси тернәкләндерү программасы ясату һәм рецепт буенча бирелүче даруларның җитәрлек күләмдә булмавы борчый икән.

Нурлат бюросы Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарына хезмәт күрсәтә.

-Бездә күрү буенча 278 инвалид исәптә тора, шуларның 26сы Чирмешән районыннан, - ди бюро секретаре Людмила Тимофеева. – Исәпкә алынганнары гына, аларның саны төгәл билгеле түгел. Без аларны барлыйбыз,  исәпкә куябыз, әле менә бүген биредә дә тагын  шундый өч кеше белән таныштык.

Чирмешәннән 53 яшьлек Геннадий Чернов  инде 30 еллап якты  дөньяны күрми.  Башка иптәшләре кебек, ул мәктәптә белем ала, бәхет эзләп шәһәргә китә, гаилә кора, балалар үстерә. Күзләре күрмәсә дә, Мәләкәс  (Димитровград) шәһәрендә сукырлар өчен махсус эш урынында жгутлар ясыйлар. Инде менә өч ел якташыбыз әти-әнисе белән Чирмешәндә яши.   Геннадий көн яктысын күрә алмаса да бер дә  боегып утырмый,  компьютер аша аудио китаплар тыңлый,  тавыш чатлары (голосовой чат) аша үзе кебекләр белән аралаша.  Дөнья хәлләреннән хәбәрдар кеше.

Күрү буенча мөмкинлекләре чикле булса да, бу кешеләр  һич зарланмый. Әле аларның кайберләре төрле спорт бәйгеләрендә дә катнаша. Үзара шаяртып та алалар, сөйләшер сүзләре һәм уртак проблемалары да байтак. Һәрберсенең бу хәлгә төшүенең үз тарихы  бар.

Ивашкино авылыннан  Елизавета Емельянованың күзләре  балачактан начар күрә, кызамыктан  соң шулай кала.  Ул мал табибы һөнәрен үзләштергән гомере буе терлекләр арасында булган, операцияләр дә кичергән.

Югары Чегодайдан Җәмилә Бәдриеваның бер күзе ике яшьтән үк сукыр.

-Шул килеш тә 30 ел фермада эшләдем, 19 елын сыер саудым, пенсиягә чыккач кына инвалидлык алдым, - ди  Җәмилә апа. – Күз тиеп сукырайганмын, яшь вакытта кимчелекне күрсәтәсе, инвалидлык аласы килми бит. Аллага шөкер, 80не ваклап барам.

Әмир авылыннан Рамил Фәрхетдинов  15 яшендә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә бер күзен югалта, 30 ел инде протез белән йөри. Икенче күзе дә бик яхшы күрмәсә дә, тормыштан зарланмый Рамил, әнисе белән яши,  мал асрап көн күрәләр.

Чара ахырында кунаклар чәй табыны артында үзара якыннанрак таныштылар, билгеле, инвалидлар җәмгыяте аларга күчтәнәчләр дә әзерләгән иде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев