Чирмешәнлеләр ноябрьдә булачак бәйрәмнәргә әзерләнә
Ноябрь башында берьюлы әллә ничә бәйрәмне билгеләп үтәргә җыенабыз: 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Совет чорында үскән, тәрбияләнгән буын өчен инде тарихта гына калган 7 ноябрь - Октябрь революциясе көне дә кадерле. Ничек әйтә идек әле: Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасымы? Нишлисең, һәр заманның үз кыйммәтләре. Гомумән, бу бәйрәмнәр райондашларыбызда нинди хисләр уята, аларны элек ничегрәк билгеләп үткәнбез, хәзер ничек? Безнең сорашу хул хакта.
Флера Сафина (Түбән Чегодай авылы): -Минем балачагым, мәктәп елларым узган гасырның 80 нче елларына туры килде. Ноябрьдә Октябрь бәйрәмен зур вакыйга итеп көтеп ала идек. Колхоз бу көнне авылда төрле йортларда балалар, яшьләр, олылар өчен аш табыннары көйләтте. Җәен колхозда чөгендер эшкәрткән, я токта – ындыр табагында эшләгән балалар, олылар кебек, без дә бәйрәм табыны кунагы. Бик кызык еллар булган.
Хәзер бәйрәм рухы суына төште. Заман башкачарак. Шулай да ноябрь бәйрәмендә кунакка кайтучылар була. Табыннар корасың, ял итәсең, җыйнау булгач, эшләр дә ансатрак башкарыла.
Камил Мортазин (Чирмешән): -Уфада медицина училищесында укыганда, Октябрь бәйрәмендә без транспарантлар тотып парадка чыга идек. Миңа авылга кайтырга ерак булгач, бу чараларда еш катнашырга туры килде.
Элек кар иртә төшә торган булган, күрәсең, 7 ноябрьдә авылда мал суйганнары хәтердә. Әтинең күрше авылдагы туганнары чана җигеп ат белән киләләр иде дә, кар эреп, кайта алмыйча бездә берничә көн кунак булалар иде. Шулар да истә калган.
Шуның традициясе дип әйтимме, быел ноябрь бәйрәмендә мин дә мал чалмакчымын. Туганнарны җыеп. Эше дә, ашы да, бәйрәме дә шунда булсын. Эшкә дигәч – туганнар барысы да килә, бәйрәмгә дисәң – килмәскә сәбәпләр табылырга мөмкин. Башка елларда ноябрь бәйрәмнәре гадәттәге ял көне сыман үтә. Кышка керер алдыннан йорт, бакча тирәсендә калган эшләрне бетерергә дә җай бу.
Вячеслав Мельников (Яңа Элмәле авылы): -Элек ничек булганын барысын да хәтерлим. 7 ноябрь көнне телевизордан парад күрсәткәннәрен көтеп ала идек. Нинди зур, көчле дәүләттә яшибез, дип горурландык. Безнең авылда да бу көнне бәйрәм табыннары көйлиләр иде. Клубта концерт була. 7 ноябрьне 9 майдан соң икенче зур бәйрәм кебек кабул иттек.
Хәзер 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Халкыбыз республикада да, илебездә дә үзара чыннан да дус, тату, тыныч, бердәм булып яшәсен иде. Бик актуаль, кадерле төшенчәләр болар.
Фидания Кәбирова (Кызыл Яр авылы): - Эшләгән кешене элек бик кадерлиләр иде бит. Мин яшь чагымда, кияүгә чыкканчы, Югары Кәминкә фермасында сыер саудым, бозаулар карадым. Октябрь бәйрәме көннәрендә бик матур чара ясыйлар, бүләкләр бирәләр иде. Бер елны бәйрәмдә колхоз свитер бүләк иткән иде, аны бик яратып кигәнем хәтердә. Ул вакытта бит ничек: бәйрәм көнендә әллә ничә йортта табын көйлиләр. Аны әзерләүче хуҗага колхоз кило-кило итен, онын бирә. Балаларга, яшьләргә, олыларга аерым табыннар көйләнә. Бер елны Мирсаяф абыеңнар бу вакытта чөгендер алдылар, кырда иделәр. Аларны алып кайтып, табын корып сыйладылар.
Ноябрь башын элеккегечә бәйрәм көннәре итеп кабул итәбез, менә балалар да бәйрәмгә кайтабыз, дип киттеләр.
Тик элек бәйрәм барыбер кызык үтә иде.
Имран Мөслимов ( Чирмешән): - Бездә, Әзербайҗанда, мәктәп укучыларын 7 ноябрь көнне район үзәгенә митингка, парадка алып баралар иде. Мин гел флаг тотып уза идем, бу 1980 нче еллар уртасы.
Авылда бер елны помидор, кәбестә уңышы җыючы колхозчыларны кырда бәйрәм табына көйләп сыйлаганнары хәтерә. Тавык фермасында эшләгән әти белән әнине дә чакырдылар. Бер елны безгә, балаларга, бәйрәмгә карандашлар, дәфтәрләр биргән иделәр.
Дөньялар үзгәрде. Инде 23 ел монда яшим. Россия, Татарстан бәйрәмнәрен, шунда яшәгәч, мин дә билгеләп үтәм. Шулай булырга тиеш тә. Ноябрь бәйрәмнәрендә милли ризыкларыбызны пешереп, пылаудан, шашлыктан авыз итәрбез дип торам. Җәйге, көзге эшләрдән соң бу - үзенә күрә бер ял итү дә. Иң мөһиме - ил-көннәребез тыныч булсын, дус, аңлашып яшәсен бар халык та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев