Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Казанда яшь хатын белән ике яшьлек бала автобуска тапталган

    Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус тәгәрмәченә эләккән хатын-кыз юлдан ике яшьлек кызы белән чыга торган булган. Бу хакта “Татар-информ”га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте

    Кыз баланы Республика балалар клиник хастаханәсендә караганнар. Аңа ярдәм күрсәтеп, әтисе белән өенә кайтарып җибәргәннәр. Хастаханәнең матбугат үзәгендә баланың башы бәрелүен, сөякләренә зыян тимәвен әйттеләр.

    “Яшь хатынны Республика клиник хастаханәсенә салдылар, хәле уртача авырлыкта”, - диделәр хастаханә матбугат хезмәтендә.

    Реклама

     

    Татар-информ”алдан Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус яшь хатын-кызны бәрдерүен хәбәр иткән иде.

    Матбугат.ру

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: