Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Керчь атышчысы»ның төп «мишене» исән калган

Керчь поллитехник көллиятендәге фаҗиганы китереп чыгаручы Владислав Росляков иң беренче чиратта әлеге уку йортының директоры Ольга Гребенникованы юк итәргә җыенган булган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Һәлак булган Александр Лазаревның әнисе директор ханым турында: "Балалар аны беркайчан да яратмады. Без, әти-әниләр, моны җитәкчегә карата булган шундый мөнәсәбәт кенә дип уйладык. Ә сәбәбендә тикшеренүне кирәк санамадык..." - дигән.  

Росляков чыннан да башта директор бүлмәсенә кергән булган, ә ул исә берничә минут элек китеп өлгергән булган. Егет аны башка бүлмәләр буйлап эзли башлаган һәм аның анда булмавын аңлаганнан соң, башкаларга ут ачкан, дип хәбәр итә mk.ru.

 

17 октябрьдә Керчь поллитехник көллиятендә шунда ук укыгын егет атыш һәм шартлау оештырып, 21 кешенең гомерен өзгән, дип хәбәр иткән идек. Ахырда ул үзенә үзе аткан. Башта "Теракт" маддәсе буенча җинаять эше ачылган иде, соңрак аны "Үтерү" маддәсенә алыштырдылар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/kerch-atyshchysyny-tp-mishene-isn-kalgan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев