Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Акчаң яшәргә җитәме?

Тыныч картлык өчен аена 37 мең сум пенсия җитә. Һавадан алынган сүзләр түгел бу! Илдә яшәүчеләр үзләре шулай дигән. Бу – тормышка ашарлык хыялмы, монысы инде икенче мәсьәлә.

Россиялеләр арасында үткәрелгән сораштыру барышында ачыкланганча, илдә яшәүчеләр аена уртача 37 мең 300 сум пенсия алырга тели. Соңгы тапкыр моннан ике ел элек үткәрелгән сораштыру барышында халык теләгән сумма 35 мең 200 сум тәшкил иткән. Ир-атларның теләкләре хатын-кызларны­кына караганда зуррак: гүзәл затлар лаеклы пенсия күләме 35 мең 800 сум булырга тиеш дип белдерсә, көчле затларга бәхетле картлык өчен аена 38 мең 900 сум акча кирәк. Яшьләргә исә 31 мең сум пенсия дә җитә икән. Яшь барган саен халык теләгән акча күләме дә арта, ди белгечләр. Хәер, моңа артык гаҗәпләнә­се түгел. Картлык турында күбрәк уйлана башлыйлар. 45 яшьтән өлкәнрәкләр, пенсия күләме 39 мең 200 сум булырга тиеш, дигән фикердә. Яхшы пенсия турында хыялланучылар программистлар арасында күбрәк. Аларга ай саен 42 мең сум пенсия ки­рәк. Юристлар – 41 мең 200 сумга, реклама белгечләре – 40 мең 600 сумга, бухгалтерлар исә 37 мең 300 сумга риза.

 
Дәүләткә дә ышан, үзең дә кымшан дигәндәй, илдә яшәүчеләрнең өчтән бере пенсиягә чыкканнан соң да эшләргә ниятли. Респондент­ларның 19 проценты исә гомер буе җыйган маясына өметләнә. Кыскасы, тегеләре дә, болары да үз картлыкларын үзләре кайгырта. Балаларым карап-тәрбияләп торачак, дип җавап бирүчеләр дә бар. Тик андыйлар өч процент кына. Респондентлар­ның тагын шул кадәресе пенсиягә чыккач дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына салган акчага яшәмәкче. Сораштыруда катнашучы­ларның 23 проценты, го­му­мән, бу хакта уйламый. Бәлки, дөрес тә эшлиләрдер. Киләсе елда Сочида гомер озынлыгын арттыруга бәйле форум уздырмакчылар әнә. Анда шул исәптән лаеклы ялга чыккач эшне дәвам итү өчен өлкәннәрнең сәламәт­леген ныгыту турында фикер алыш­макчылар.

http://saby-rt.ru/news/novosti/akcha-yashrg-itme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев