Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 24 гыйнвар 2018 яңалыклары

    • 24 гыйнвар 2018 - 14:00
      Чирмешән укытучысы Гөлүсә Закирова – тату класс җитәкчесе
      Лев Толстойның бик матур сүзләре бар: "Әгәр укытучы эшен генә ярата икән - ул яхшы укытучы булачак. Әгәр укытучы, ата-ана кебек, укучыларны да ярата икән - ул бөтен китапларны укып чыккан, тик эшен дә, укучыларны да яратмаган укытучыдан яхшырак булачак. Әгәр укытучы үзендә эшкә дә, укучыларга да яратуны берләштерә ала...
      643
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2018 - 13:30
      Хезмәткә - хөрмәт
      "Чирмешән урманчылыгы" учреждениесенең Казанка участогы урманчылыгы мастеры Макаров Николай Степановичка ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" исеме бирелде. Архив фотосы
      0
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2018 - 12:00
      Рәфикъ Каюмов – чирмешәнлеләр горурлыгы
      Узган елның соңгы ае Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Рәфикъ Каюмов өчен гаять истәлекле булды - аңа республиканың театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге, Дамир Сираҗиев исемендәге еллык премия тапшырылды. Якташыбызның бу уңышы барыбыз өчен дә уртак шатлык. Яңа елның тәүге атнасында бер...
      679
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2018 - 10:00
      Әккәрәй һәм Ивашкино зиратларында ремонт булган
      Быел Ивашкинодагы зиратта ремонт булган. Ачлык елларында 600ләп кеше җирләнгән туганнар каберлеген төзекләндерүгә "Шушмаойл" җәмгыяте акчалата булышкан. Әлеге эшләрне оештырып йөргән ветеран Федор Трофимов әйтүенчә, монда ремонт дәвам итәчәк. Зиратта коймалар буйлап сукмакка, байтак арада, брусчатка җәелде. - Киләсе Питрауга кадәр, средстволар таба алсак, ачлык елларында гомерләре өзелгәннәрнең - 885...
      3
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2018 - 08:00
      Чирмешән районында хуҗасыз этләргә таблетка бирәләр
      Быел Красная Поляна авылында берәүнең эте күршесен тешләгән. Кагыйдә буенча, район ветеринария берләшмәсе вәкилләре бу этне бәйгә куйдырып, 10 көнгә күзәтү астына алганнар. Бәхеткә, аңарда котыру авыруы ачыкланмаган. 2017 елда район ветеринария берләшмәсендә эт һәм мәчеләр тешләүнең 34 очрагы теркәлгән. Кешеләргә зыян салган бу хайванннарны ветеринарлар күзәткән вакытта аларда авыру...
      744
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2018 - 07:15
      Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 2018 елда 100 миллион сум бүленде
      2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак. Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда 86 объектка ремонт ясалган....
      596
      0
      0
    • 24 гыйнвар 2018 - 06:00
      Чирмешән укучылары - олимпиада призерлары
      Алдынгы укучыларыбыз фәннәр буенча белемнәрен республика күләмендә сыный башлады. Нәтиҗәләребез дә яхшы - өч фәннән алты призерыбыз бар. Яңа Элмәле мәктәбенең 10 класс укучысы Оксана Темникова һәм 9 класс укучысы Мария Васюткиналар чуваш теле буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар. Бу мәктәпнең чуваш теле укытучысы Марина Захарованың укучылары һәр елны югары...
      813
      0
      0
    Реклама