Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән укытучысы Гөлүсә Закирова – тату класс җитәкчесе

Лев Толстойның бик матур сүзләре бар: "Әгәр укытучы эшен генә ярата икән - ул яхшы укытучы булачак. Әгәр укытучы, ата-ана кебек, укучыларны да ярата икән - ул бөтен китапларны укып чыккан, тик эшен дә, укучыларны да яратмаган укытучыдан яхшырак булачак. Әгәр укытучы үзендә эшкә дә, укучыларга да яратуны берләштерә ала...

Лев Толстойның бик матур сүзләре бар: "Әгәр укытучы эшен генә ярата икән - ул яхшы укытучы булачак. Әгәр укытучы, ата-ана кебек, укучыларны да ярата икән - ул бөтен китапларны укып чыккан, тик эшен дә, укучыларны да яратмаган укытучыдан яхшырак булачак. Әгәр укытучы үзендә эшкә дә, укучыларга да яратуны берләштерә ала икән, ул - камил укытучы..." Безнең районда да үз һөнәренә бирелгән, эшен һәм укучыларны яратучы андый педагог бар - Гөлүсә Кәүсәр кызы Закирова.


Менә инде 26 ел Гөлүсә Кәүсәр кызы яшь буынга белем факелын алып бара. 90нчы елларда Казан педогогия институтын тәмамлап, мәктәптәге эш дәверенең беренче елларыннан класс җитәкчесе дә ул - дүрт чыгарылышы бар.

Аның эш стиле башкаларныкыннан аерыла - таләпчәнлеге һәм шул ук вакытта йомшаклыгы укучыларда предметны рәхәтләнеп үзләштерү теләген уята. Укыту эшен Гөлүсә Кәүсәровна иҗади алып бара. Аның дәресләрендә бөтен күңелең белән кызыксынып эшкә чумасың. Укытучы һәр укучыны кайгыртып күзәтә, мөстәкыйльлек бирә, индивидуальлек, телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли. Аның баланы тоя белү сәләтен күреп алу осталыгы бар, укытучы дөрес һәм грамоталы фикер йөртергә өйрәтә. Ә бу - күп көч һәм энергия таләп итә торган биниһая зур хезмәт. Гөлүсә апа һәр укучыга күңел җылысын бирә, шуның өчен дә укучылары кызыксынучанлыклары белән аерылып торалар, район, республика, Россия күләмендәге фән олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, төрле бәйгеләрдә җиңеп чыгалар.

Тәҗрибәле һәм авторитетлы педагог буларак, Гөлүсә Кәүсәр кызы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли, яшь укытучыларга һәм студент-практикантларга - остаз.

Игътибарлы һәм кеше хәленә керә белә торган кеше буларак, укытучыбыз балалар һәм аларның әти-әниләре белән уртак тел таба белә. "Тату класс серләре" бәйгесендә аның классының ата-аналар комитеты юкка гына республикада өченче урын яуламады инде. Аның эш нәтиҗәсен дәүләт имтиханнарында һәрвакыт югары баллар алучы укучыларының белем сыйфаты ук дәлилли.

Нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен, ТРның атказанган укытучысы Гөлүсә Кәүсәр кызы "Өстенлекле мәгариф милли проект җиңүчесе" Мактау грамотасы белән, фән олимпиадаларына - республика һәм төбәк турында призерлар әзерләгән өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ул шулай ук "Иң яхшы укытучы - 2009" бәйгесе җиңүчесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге аерым казанышлары өчен" күкрәк билгесенә ия.

Бу көннәрдә Гөлүсә Кәүсәр кызы юбилеен билгеләп үтә. Йөзләрчә кичәге һәм бүгенге укучылары, әти-әниләр аңа нык исәнлек, уңышлар тели.

Рәйханә Мәслахетдинова,

Чирмешән лицееның 11 А сыйныфы укучысы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укытучы тату класс Гөлүсә Закирова җитәкчесе