Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Рәфикъ Каюмов – чирмешәнлеләр горурлыгы

Узган елның соңгы ае Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Рәфикъ Каюмов өчен гаять истәлекле булды - аңа республиканың театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге, Дамир Сираҗиев исемендәге еллык премия тапшырылды. Якташыбызның бу уңышы барыбыз өчен дә уртак шатлык. Яңа елның тәүге атнасында бер...

Узган елның соңгы ае Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Рәфикъ Каюмов өчен гаять истәлекле булды - аңа республиканың театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге, Дамир Сираҗиев исемендәге еллык премия тапшырылды.

Якташыбызның бу уңышы барыбыз өчен дә уртак шатлык. Яңа елның тәүге атнасында бер төркем чирмешәнлеләр җыелышып татар драма театры бинасына кичке тамашага килдек. Бу көнне Фәнәвил Галиев әсәре буенча куелган "Корт" комедиясендә дәрәҗәле премия лауреаты үзе дә уйнады. Спектакль беткәннән соң, халыкның таралмый торуын үтенеп, сәхнәгә якташларының чыгып басуы аның өчен көтелмәгән яңалык булды. Театр директоры Рашат Фәйзрахманов белән җәмгыятебез рәисе Рафаэль Кыямов тамашачылары һәм барлык якташлары исеменнән артистны зур уңышы белән котладылар. Әзерләнгән бүләгебез дә бик үзенчәлекле иде. Рәсем һәм бию сәнгатен кушып картиналар ясаучы Алинә Хәйруллина төркеме таңга калып күзәткән публика алдында артистыбызның портретын ясады. Гаҗәеп осталыгы белән инде танылып килүче яшь йолдыз Бәркәтә кызы Алинә дә - безнең горурлыгыбыз.

"Мин әлегә шок хәлендә. Бу хәтле зур игьтибарыгыз, шундый да истәлекле, үзенчәлекле бүләгегез минем өчен һич көтелмәгән вакыйга. Бик зур рәхмәт, якташларым!"- диде гаҗәпләнү-сөенүдән бераз югалыбрак та калган Рәфикъ әфәнде.

Хөрмәтле якташыбызга киләчәктә яңа, кызыклы рольләр һәм тагын да зуррак иҗади уңышлар телибез.

Рәсимә Мәгъсүмова,

якташлык җәмгыяте идарәсе әгъзасы.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Рәфикъ Каюмов чирмешәнлеләр горурлыгы