Быел табигать әллә нишләде, әле яңгыр, әле җил, әле суыклары белән куркыта. 28 майдан 29 майга каршы төндә Түбән Кәминкәдә һава температурасы 0дән дә түбән төшкән, иртән су өстендә боз катламы бер бармак калынлыгы чамасы ук булган.
Суык ачык һавадагы гөлләргә, помидорларга, баш төрткән кабакларга, бәрәңге сабакларына, шомырт чәчәкләренә дә...