Якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәшһүр артист Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов вафат булды. Аны бүген Казанда җирләделәр.
Лашман авылында 1941 елның 1 мартында дөньяга килгән Наил Шәйхетдинов 50 ел гомерен сәхнәгә, тамашачыга багышлады, үзен таныта, хөрмәт яулый алды. Образларны гади, ихлас, рольгә кереп уйнады. "Хаҗи әфәнде өйләнә", "Хуҗа Насретдин",...