Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр Мөслиха Нәгыймованы сагынып искә алалар

Әй, гомеркәйләрнең үтүләре!.. Әле кайчан гына без, бер төркем Елховой авылы малайлары-кызлары, җидееллык мәктәпне тәмамлап, егерме чакрымдагы Лашман урта мәктәбенә барып кердек. Ул чакта бу ике авыл бер үк - Беренче Май районына керә иде. Еллар үтеп, Беренче май Чирмешәнгә әверелде, ә Елховой Әлмәт районында калды. Ундүрт-унбиш яшьлек балалар... Сугыштан...

Әй, гомеркәйләрнең үтүләре!.. Әле кайчан гына без, бер төркем Елховой авылы малайлары-кызлары, җидееллык мәктәпне тәмамлап, егерме чакрымдагы Лашман урта мәктәбенә барып кердек.

Ул чакта бу ике авыл бер үк - Беренче Май районына керә иде. Еллар үтеп, Беренче май Чирмешәнгә әверелде, ә Елховой Әлмәт районында калды.
Ундүрт-унбиш яшьлек балалар... Сугыштан соңгы авыр, җитешсез еллар булуга карамастан, без теш-тырнагыбыз белән тормышка ябышып, киләчәккә олы өметләр баглап, янып-яшьнәп йөргән дәртле, романтикалы еллар. Юк, өстәге иске куфайка да, азык кытлыгы да безнең тормышка булган мәхәббәт утын сүндерер дәрәҗәдә түгел иде. Авыр димәдек, ерак дип зарланмадык. Тырышып укый, дәртләнеп комсомол эшендә катнаша, шигырьләр яза, мәктәптә альманахлар чыгара, Лашман клубы сәхнәсендә шау килеп спектакльләр куя торган чаклар...
Әнә шул онытылмас яшьлегебезнең гүзәл бер мизгеле - ул татар теле укытучысы Мөслиха апа Нәгыймова иде. Искиткеч ягымлы, акыллы, татар теленә, әдәбиятына тирән мәхәббәте булган бу яшь укытучыны без мәктәпкә керү белән үк яраттык. Бу 1950 ел иде. Студент елларыннан ук ул вакыттагы танылган шагыйрьләр Шәрәф Мөдәррис, Сибгат Хәким, Зәки Нури, язучылар Габдрахман Әпсәләмов, Кави Нәҗми, Ләбибә Ихсанова һәм башкаларны күреп белгән, сөйләшкән, фикер алышкан укытучыбызның алар турында сөйләве безнең күңелләрдә гади кызыксыну гына түгел, хәтта ниндидер омтылыш хисләре дә уята иде. Баксаң, Мөслиха апа үзе дә яза икән бит. Һәм бу һөнәрен ул мәктәптә кырык елга якын эшләү дәверендә һич ташламый. Шушы вакыт эчендә аның «Азат хатын» («Сөембикә»), «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында, «Учительская газета», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» һәм башка газета-журналларда хикәяләре, очерклары, хатирәләре, публицистик мәкаләләре даими басылып килә. Ике хикәясе республика буенча үткәрелгән конкурсларда беренче бүләккә лаек була, балаларга багышлап чыгарылган «Тылсымлы тиен» хикәяләр җыентыгында Мөслиха апа Нәгыймованың да берничә хикәясе басылган.
Яраткан укытучыбызның тормыш юлы да гади генә түгел - бик гыйбрәтле иде. Ул 1925 елның 30 мартында Актаныш районының Зөбәер авылында ярлы гаиләдә туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, авырлык белән Казан медицина техникумына барып керә, ләкин ел ярым укыганнан соң, укыту өчен түләү кертелгәч, кайтып китәргә мәҗбүр була. Күрше Пучы авылында урта мәктәпне тәмамлый.
Сугыш алды елларында мәкерле сәясәт - вербовка башлана. Ерак Көнчыгышка китәргә теләүчеләргә рәхәт тормыш, бәхетле киләчәк вәгъдә итәләр. Нәгыйм гаиләсе дә Сахалинга барып төшә. Мөслиха Оха шәһәрендә кабат медицина техникумына керә. Тик озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана, буталыш китә. Җитеп килгән кыз, укуын ташлап, хәрби частьта ирекле санинструктор булып эшли башлый.
Вәгъдә ителгән бәхеткә туена алмаган Нәгыйм гаиләсе, Сахалинны ташлап, сугыш тәмамланыр алдыннан зур авырлык белән туган якларына кайта. Мөслиха, укуын дәвам итү ниятеннән, Казан педагогия институтына барып керә. Аны 1950 елда тәмамлап, Лашман урта мәктәбенә татар теле укытучысы итеп җибәрелә. Шул мәктәптә ул егерме ел укыта. Шул мәктәп укытучысы, сугыш утын кичкән, күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены йөрткән гаярь егет Әнәс Батыршинга тормышка чыгып, ике кыз, бер ул табып үстерделәр.
Әнәс абый безгә физика дәресләрен укыта иде. Җирән чәчле, озын буйлы, ачык йөзле, һәрьяклап белемле, сугышта контузия һәм күп яралар алган, ачы язмышка дучар ителүгә карамастан, көр күңелле, искиткеч зыялы, шуның өстенә артык гади кеше иде. Үзен бик яраткангамы, дәресен дә белә идек. Дәрестә бер хәл, ә тәнәфес вакытында бөтен малай-шалай, егет-җилән Әнәс абый тирәсендә бөтерелә идек: ул күпне белә, мавыктыргыч итеп сөйли, акыллы киңәшләр бирә иде.
Искиткеч матур, гел елмаюлы, тирән белемле, дәрестән тыш безгә татар әдәбиятыннан яңа хәбәрләр җиткереп торучы Мөслиха апа белән Әнәс абыйның өйләнешүе безнең өчен олы шатлык булды. Ике яраткан укытучыбызга бәхетнең иң олысын теләдек.
Лашман мәктәбен тәмамлап, төрлебез төрле якка таралсак та, мин үземнең укытучылар язмышы белән кызыксынып яшәдем. Бер елны Әнәс абыйның вафат булуы турында ишеттем. Аңа бары 43 яшь иде. Шулай иртә китүе - сугыш кырында алган күптөрле һәм авыр яралар, контузия нәтиҗәсе.
Тагын шактый еллардан соң мин үзебезнең Әлмәттә Мөслиха апаны очраттым. Ул балалары белән безнең калага күчеп килгән һәм мәктәптә шул ук татар телен укыта икән. Яше олыгаеп баруына карамастан, Мөслиха апа укытучылык эше белән бергә язу эшен дә ташламый, мәктәп тормышы турында олы әсәрен тәмамлап килә икән. Тик ул әсәрне кайда һәм ничек бастыру юлын гына белми. Бу мәсьәләдә минем аз-маз тәҗрибә тупланып килгән чор. Инде ике китабым дөнья күрде.
- И- и, Әсгать, зинһар өчен минем әсәрне чыгарырга да булыш инде, син ярдәм итмәсәң, андыйбашка кеше булмаячак, - диде ул. - Шамил Бикчурин да, Рафаил Төхфәтуллин да, булышабыз дип, сүз биргәннәр иде, тик икесе дәүлеп китте...
Башта мин аның әсәрен укып чыктым. Әйе, әсәр бар - бастырырга лаеклы. Аннары Чаллыда яшәп иҗат итүче, минем бер китапны үзенең андагы газета-китап нәшриятында бастырган, ул чорда танылып килгән язучы Вахит Имамовка мөрәҗәгать иттем.
- Үзебезнең якныкы икән, - диде Вахит Мөслиха апа турында. Әйе, Вахит Актаныш районының Иске Байсар авылында туган булса, Мөслиха апа да шул яктан - Зөбәердән.
Хәзер эш акча табуга килеп терәлде. Уйлаштык та, Мөслиха апа белән Чирмешәнгә, район башлыгы Минсәгыйть Закир улы Шакиров янына киттек, чөнки ул да укытучыбызның шәкерте икән бит. Шөкер, ул безнең үтенечне кабул итте, рәхмәт төшкере. Әнә шулай 1999 елда Мөслиха апа Нәгыймованың минем мөхәррирлектә әзерләнгән «Күмелгән кыллар» дигән повесте дөнья күрде. Күрсәгез иде аның шул көннәрдә ничек сөенеп-куанып йөргәнен. «Нур» телекомпаниясенә чакырып алып әңгәмә үткәрделәр. Озакламый ул китабы өчен Мөслиха апага Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк тә тапшырылды. Уңыш артыннан уңыш авторны тагын да канатландырды. Ул безнең «Әлмәт таңнары» газетасына, «Сөембикә» журналына, үзе яраткан «Татарстан яшьләре» газетасына бер-бер артлы күләмле язмаларын - әдәби әсәрләрен, публицистик язмаларын, хатирәләрен юллый һәм бастыра башлады.
Сүз уңаеннан шуны да әйтим: Мөслиха апа «Әлмәт таңнары»нда басылган минем әсәрләргә дә битараф яшәми - аларга рецензияләр яза, төпле фикерләрен укучыларга җиткерә торган иде.
Хатирәмне кабат Мөслиха апаның әсәре турында искә алып тәмамлыйм. «Күмелгән кыллар»... Бу әсәр аның үзенә бик якын һәм яхшы таныш мәктәп тормышына багышланган. Һәркем тормышында күмелгән хисләр - кыллар була. Ходай биргән гомерне һәркем үз юлы белән үтсә дә, аның дуслыкта, мәхәббәттә карашлары кисешми булмый.
Мөслиха апа Нәгыймова - китабы һәм күптөрле әсәрләре белән әдәбиятыбыз тарихына кереп калган язучы. «Калган» дидем, чөнки август башында быел туксан яшен тутырган Мөслиха апабыз бакыйлыкка күчте. Актаныш якларын һәрвакыт сагынып яшәгән талант иясен Әлмәт җире үзенең куенына иңдерде.
Урының җәннәттә булсын, Мөслиха апа!
Әсгать Сәлах.
Әлмәт шәһәре.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мөслиха Нәгыймова