Белемле, физик һәм мораль яктан әзерлекле егетләргә хезмәт итү күпкә җиңелрәк. Сезнең белән әти-әниләрегез, якыннарыгыз, районыгыз горурланырлык булсын!
ТР хәрби комиссары Сергей Погодин "Никрутларның хокуклары" темасына районда үткән республика семинарында чыгыш ясап шулай диде.
Семинарда сигез районнан (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Лениногорск, Чирмешән) килгән никрутлар, ата-аналар, ТР...