Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әти-әниләрегез горурлансын

Белемле, физик һәм мораль яктан әзерлекле егетләргә хезмәт итү күпкә җиңелрәк. Сезнең белән әти-әниләрегез, якыннарыгыз, районыгыз горурланырлык булсын! ТР хәрби комиссары Сергей Погодин "Никрутларның хокуклары" темасына районда үткән республика семинарында чыгыш ясап шулай диде. Семинарда сигез районнан (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Лениногорск, Чирмешән) килгән никрутлар, ата-аналар, ТР...

Белемле, физик һәм мораль яктан әзерлекле егетләргә хезмәт итү күпкә җиңелрәк. Сезнең белән әти-әниләрегез, якыннарыгыз, районыгыз горурланырлык булсын!
ТР хәрби комиссары Сергей Погодин "Никрутларның хокуклары" темасына районда үткән республика семинарында чыгыш ясап шулай диде.


Семинарда сигез районнан (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Лениногорск, Чирмешән) килгән никрутлар, ата-аналар, ТР Хәрби комиссариатының район бүлекләре начальниклары - барлыгы 300ләп кеше катнашты.

ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин һәм кеше хокуклары буенча республикадагы вәкиле Сәрия Сабурская инде өченче ел язгы һәм көзге чакырылыш алдыннан никрутлар белән шундый очрашулар үткәрәләр. Семинар барышында никрутларның хокуклары, армиядәге тәртипләр, үзгәрешләр, яшәү шартлары, ташламалар хакында да сөйләнде. Шулай ук бу очрашуда никрутлар һәм ата-аналар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптылар. Хәрби комиссарның шәхсән үзе белән дә әңгәмә корырга мөмкинлек булды.

Татарстаннан хәрби хезмәткә киткән егетләребезгә уңайлы шартлар тудырыла. Бары безнең республикадан алынган солдатларга гына кирәк-яраклар тутырылган комплект, банк картасы һәм кәрәзле телефон бирелә. Ә телефонга һәр ай саен 30 минут сөйләшү өчен һәм 10 sms-хәбәр җибәрү өчен акча күчерелә.

- Никрутларның һәм солдатларның проблемалары булганда үзләре яки ата-аналары турыдан-туры миңа шалтырата ала.

Аларга элемтәгә керү өчен мәгълүматлар бирелә,- диде кеше хокуклары буенча республикадагы вәкил Сәрия Сабурская.

Соңгы чакырылышларда шалтыратулар саны нык азаюын да билгеләп үтте ул. Безнең егетләр хезмәт итүче хәрби частьләр белән даими элемтәдә торалар, анда барып, яшәү шартлары белән танышалар, солдатлар белән әңгәмә коралар.

2012 елда, С. Сабурская әйтүенчә, аларга язма рәвештә - 1341, ә шәхси рәвештә 1117 кеше мөрәҗәгать иткән.

Семинар барышында контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә дә мәгълүматлар җиткерелде.

ТР Хәрби комиссары район үзәгендә музей экспонаты буларак пушка урнаштыруны хуплады һәм район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллинга Бөек Ватан сугышында хезмәт иткән 1938 елгы 122 миллиметр калибрлы гаубица, орудие алу өчен наряд тапшырды. Димәк, озакламый бездә, ачык һавада тагын бер музей экспонаты урнаштырылачак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев