Иртә торсаң – ит пешә
Казанка авылыннан Евгения һәм Николай Хмелевлар гаиләсе алты баш савым сыеры, ун баш яшь бозау асрый. "Хмелева Е.Н." крестьян-фермер хуҗалыгын оештыручылар терлекләр санын тагын арттыру нияте белән яши. - Бүген яхшы сыер 40-45 мең сум чамасы тора. Әгәр дә мөмкинлек чыкса, аларны үзебездә ун башка булса да җиткерәсе иде. Абзарыбызда...
Казанка авылыннан Евгения һәм Николай Хмелевлар гаиләсе алты баш савым сыеры, ун баш яшь бозау асрый. "Хмелева Е.Н." крестьян-фермер хуҗалыгын оештыручылар терлекләр санын тагын арттыру нияте белән яши.
- Бүген яхшы сыер 40-45 мең сум чамасы тора. Әгәр дә мөмкинлек чыкса, аларны үзебездә ун башка булса да җиткерәсе иде. Абзарыбызда моңа урын да җитәрлек, - ди Евгения Николаевна.
Хмелевлар малчылык белән зурдан кубып 2010нчы елда шөгыльләнә башлый. Әүвәл субсидия юллап сыерлар алганнар, аннан алар янына яшь бозаулар да "сыя". Кышын сыерларның сөтен аларга эчерәләр. Гадәттә 7, 8 меңгә берәр айлык бозаулар сатып алалар һәм аларны өч-дүрт айга кадәр үстереп саталар. Андый малларга халыкта ихтыяҗ бар икән.
- Ә җәен сөтне Чирмешәндәге сөт җыю пунктына илтәбез. Моның өчен үзебезнең "буханка" УАЗыбыз бар. Көненә уртача 120 килограммлап продукция сатабыз. Айлык керем чама белән 20-25 меңнәр була инде, - ди хуҗабикә.
Үткән җәйдә Хмелевлар 25 машина печән әзерләгән. Аны Казанка болыннарыннан трактор белән чапканнар. Бу вакытта балалар да эшкә җигелә.
Ә балалары бишәү Хмелевларның. Олысына унбиш яшь. Ике уллары, бер кызлары Чирмешән кадет интернат-мәктәбендә укыйлар. Кечкенә ике кыз әниләре белән өйдә. Шушы балаларны үстерү, терлекләрне карау мәшәкатьләре бүген, нигездә,
Евгения җилкәсендә. Чөнки әтиләре Николай читтә - юл төзү эшендә: 20 көн анда, 10 көн өйдә.
Гаилә бакчада эшләргә дә вакыт таба. Былтыр бәрәңге үстереп, аны Евгения Самара базарында 30 мең сумлык сатып кайткан. Шуның өстенә, әле күпләп суган да үстергәннәр.
- Безнең авылда тырышкан кешегә бөтен мөмкинлек бар. Азык әзерлим дисәң болыннары гына никадәр. Иренмә генә.
Дөрес, бүген кредитларсыз авыл хуҗалыгын алып барып булмый. Без дә абзар төзергә ташламалы кредит алдык. Аны Николай белән икәү төзедек. Бер кирпечне ирем салса, икенчесен мин куйдым. Малчылыкның эше күп, әмма барыбер файдасы бар. Ялкауланырга гына ярамый. Кайбер кеше йокысыннан төш вакытында гына тора. Ә без бер сәгать кенә артык йокласак та, үзебезне бүтәнчә хис итәбез, баш авырта башлый,- ди уңган хатын.
Редакциядән. Бүген районыбызда 14 гаилә фермасы эшли. Шуларның 5се терлекчелек биналары төзү өчен дәүләттән грант алуга иреште. Тагын 6 гаилә фермасы оешу чорында.
Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы һәм кредитлау мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавапларны хәзер район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, 2-27-91 номерына шалтыратып та белешергә мөмкин. Монда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган хисаплау үзәгенең мәгълүмати-консультатив хезмәт пункты эшли башлады.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев