Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 17 июль 2012 яңалыклары

    • 17 июль 2012 - 10:27
      Батырлар буыныннан
      Саминовка поселогында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Прасковья Ивановага 15 июль көнне 90 яшь тулды. Прасковья Ивановнаны 1943нче елны армиягә алалар. Ул 2нче Украина фронтында разведчик-элемтәче булып хезмәт итә. Совет гаскәрләре белән Украина, Польша, Чехословакия, Белоруссия, Румыния җирләре аша уза. Яралана. Аңа Курск дугасында барган сугышларда да катнашырга туры килә....
    • 17 июль 2012 - 10:24
      Иренеп тормый
      Ләйсән Сруртдинова "Лашман АГРО" хуҗалыгында сыер савучы булып ике ел гына эшләсә дә, үзен яхшы яктан күрсәтеп өлгергән. Ләйсән беренче тапкыр бозаулаган яшь сыерларны карый. Аның группасында 33 баш сыер һәм ул аларның барысын да үзе бозаулатып, савым аппаратларында савуга өйрәткән. Яшь терлекче бозауларны да үзе карый икән, бер эшкә...
    • 17 июль 2012 - 10:22
      Начар гадәт упкынга илтә
      Бүген татарстанда 6 меңнән артык наркоман исәпкә алынган, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бу сан 100 меңнән дә артып китә. Наркомания - авыр һәм дәвалауга кыен бирелүче психик авыруларның берсе. Наркотиклар - психик үзгәрешләр китереп чыгаручы матдәләр. Кеше аңа тиз күнегә. Наркоман үзенә кирәкле дозаны ала алмаганда аның башы, йөрәге авырта,...
    • 17 июль 2012 - 10:19
      «Уяв»тан – бүләкләр белән
      Нурлатта узган "Уяв" чуваш мәдәнияты бәйрәмендә Сосновка авылыннан Людмила Ефремова "Милли ашамлыклар" номинациясендә - беренче, ә Иске Элмәледән Анжелика Селиванова "Уяв пике-2012" ("Уяв чибәре") бәйгесендә призлы - өченче урынга лаек булды. Фестивальдә Иске Элмәленең "Мерчель" ансамбле һәм Сосновкадан "Авал" коллективы да чыгыш ясадылар, актив катнашулары өчен Дипломнар белән бүләкләнделәр. Гомумән,...
    • 17 июль 2012 - 10:16
      Акча кирәксә – бирәләр
      Июнь аенда гына да 43 райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелүче кредиттан файдаланган. Аларга төрле банклардан 9 миллион 220 мең сум кредит акчасы бирелгән. Иң күбе - 31 кеше "Россельхозбанк"тан акча алган. Саклык банкыннан - 11, "Ак барс банк"тан - 1. Агымдагы елның алты аенда 233 кеше 52 миллион 183...
    • 17 июль 2012 - 10:15
      Депутат кабул итте
      ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов район сайлаучылары белән даими очрашып тора. Шушы көннәрдә ул кабат сайлаучыларны кабул итте. Депутатка егермедән артык кеше язылган булган. Күпчелек торак мәсьәләсендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Райондашларыбызны шулай ук юл, чисталык проблемалары да борчый. Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров депутаттан авылны төзекләндерүдә...
    • 17 июль 2012 - 10:13
      Җәйге ялны – мәчеттә
      Керкәле авылы мәчетендә, үткән елдагы кебек, быел да балалар өчен көндезге лагерь оештырылды. Биредә Керкәле һәм Югары Кәминкә авылларыннан 25 малай һәм кыз көннәрен мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде. Лагерьда әхлак дәресләре, догалар өйрәнү һәм уеннар оештырдылар, балаларны өч тапкыр кайнар аш белән дә сыйладылар. Лагерьда кызлар һәм малайлар...
    • 17 июль 2012 - 10:09
      Башланды
      "Сөлчә" һәм "Чирмешән АГРО" хуҗалыкларында узган атна азагында уракка керештеләр дә, арышны теземнәргә салалар. -Быел 29 мең 152 гектарда бөртекле-кузаклылар уңышын җыярга туры киләчәк, шуның 3581 мең гектары - арыш һәм уҗым бодае, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. Бүген башка кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә...