Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 6 июль 2012 яңалыклары

    • 6 июль 2012 - 10:44
      Чирмешәннән – Балык Бистәсенә
      Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция начальнигы, подполковник Наил Мостафин Россия ЭЭМның "Балык Бистәсе" муниципальара бүлеге начальнигы итеп билгеләнде. "Чирмешән" муниципальара бүлегенең чираттагы планеркасында Наил Фоат улын яңа хезмәт урынына тантаналы шартларда озаттылар. Аны хезмәттәшләре югары постка билгеләнүе белән тәбрик иттеләр, яңа урында урнашып, сәләтен, белемен һәм тәҗрибәсен кулланып уңышлы...
    • 6 июль 2012 - 10:42
      Җәйге каникуллар бушка узмасын
      Җәйге каникулларда балаларны игътибардан читтә калдыру яшүсмерләр арасында җинаятьчелек һәм төрле фаҗигаләрнең артуына китерергә мөмкин. ТР Министрлар Кабинетының видеобрифинг режимында үткәрелгән чираттагы утырышы балалар ялын оештыруга багышланган иде. Кайбер районнарда әлеге эш һаман тиешенчә оештырылмаган икән әле. Ә менә Чирмешәнгә бер кисәтү дә ясалмады. Безнең районда төрле формадагы лагерьларда 877...
    • 6 июль 2012 - 10:38
      Картлыкта шатлык кадерлерәк
      "Аз гына булса да матур өйдә яшәп каласы килә",- ди Лашман авылында гомер итүче Сара Гыйматдинова. Май аенда 90 яшен тутырган сара әби бу көннәрдә "канатланып" йөри дип була. Якташыбыз 1922нче елны ишле гаиләдә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланган елны авылдашы Әсхәткә кияүгә чыга. Яшьләр бергә нибары өч ай...
    • 6 июль 2012 - 10:36
      «Гаилә подряды» өчен – 10 мең сум штраф
      Ирле-хатынлы Ангелина һәм Руслан Ибраһимовларның үзенчәлекле "Гаилә подряды" - алкогольле продукция белән законсыз төстә сәүдә итүләренең ахыры яхшы булмады. Май ае урталарында Ангелина Ибраһимова гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләкте. Тикшерү күрсәткәнчә, ул 80 данә пластик шешәдә (һәрберсен 35әр сумнан) аракы сатып ала һәм аларны 70әр сумнан сата. Криминалистик экспертиза йомгакламасыннан күренгәнчә, шешәләрдәге...
    • 6 июль 2012 - 10:32
      Хөрмәт билгесе
      Чирмешәннең Мирсәит Кәбиров исемендәге урамында тротуар ясыйлар. "Биредә урамны төзекләндерү буенча башка эшләр дә башкарыла: юл читләре киңәйтелә, яңадан асфальт түшәлә, һәм урам баганаларына яктырткычлар куела, - ди "Чирмешән" муниципаль- ара бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Самат Хәйруллин. - Бу урамны төзекләндерү өчен 4 миллион 150 мең сум акча, Татарстан Республикасы...
    • 6 июль 2012 - 10:31
      Сабак булсын
      10нчы классны тәмамлаган кыз баланың машина руле артына утыруы фаҗига белән тәмамланган. Юл - транспорт һәлакәте 28 июнь көнне Ивашкино авылында була. Иртәнге сәгатьтә 16 яшьлек кыз бала, сорамыйча да, әтисенең "Лада" машинасында йөрергә чыгып китә. Билгеле, аның йөртү таныклыгы да юк. Мәктәп урамыннан барганда балигъ булмаган шофер машина белән...
    • 6 июль 2012 - 10:28
      Сак булыгыз, ашыкмагыз!
      Июль аеның беренче өч көнендә республикадагы юл һәлакәтләредә 20 кеше һәлак булган (13се - балалар). 1 июль көнне генә дә юлда 10 кешенең гомере өзелгән. Бәхеткә, безнең районда агымдагы елның алты аенда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр юк.