Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Картлыкта шатлык кадерлерәк

"Аз гына булса да матур өйдә яшәп каласы килә",- ди Лашман авылында гомер итүче Сара Гыйматдинова. Май аенда 90 яшен тутырган сара әби бу көннәрдә "канатланып" йөри дип була. Якташыбыз 1922нче елны ишле гаиләдә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланган елны авылдашы Әсхәткә кияүгә чыга. Яшьләр бергә нибары өч ай...

"Аз гына булса да матур өйдә яшәп каласы килә",- ди Лашман авылында гомер итүче Сара Гыйматдинова. Май аенда 90 яшен тутырган сара әби бу көннәрдә "канатланып" йөри дип була.

Якташыбыз 1922нче елны ишле гаиләдә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланган елны авылдашы Әсхәткә кияүгә чыга. Яшьләр бергә нибары өч ай гына яшәп кала. Әсхәтеннән, фронттан ике хат килә, шуннан соң ул мәңгегә "хәбәрсез югалган" исеменә керә. Сара апа Гомере буе колхозда эшли. Уңган, булдыклы, җаваплы Сараны бригадир итеп тә куялар, авыл Советы депутаты итеп тә сайлыйлар.

50нче елларда ул туганнарны ярдәме белән Әмирдән сатып алган йорты Лашманга күчереп, яңа өйдә яши башлый. Йорты хуҗасы белән бергә картая.

"Соңгы елларны аеруча салкын булды, өйдә бер җылы тормый. Кыш көне бигрәк тә авыр. Олы кешегә җылы кирәк бит", - ди Сара әби.

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак, аңа да торак шартларын яхшыртуга субсидия бирелде. Әби яңа йортны гомер иткән өе янында төзетергә ниятләгән. Яңа Чишмәнең "Стройсервис" җәмгыяте төзүчеләре бу көннәрдә өйнең стеналарын күтәрү белән мәшгуль. "Без аны 15 августта файдалануга тапшырырга тиешбез", - дип ышандырдылар алар.

Сара әби тик кенә утырырга күнекмәгән, төзүчеләргә чәй кайнатып бирә. Шул вакытта үрдәк, тавыкларына да күз сала. Алары да аз түгел. Үрдәкләрне генә дә 30 баш алган. Өй туена өлгермәсәләр дә, соңрак кунаклар сыйларга бик ярар.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннарга – торак