Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән – Балык Бистәсенә

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция начальнигы, подполковник Наил Мостафин Россия ЭЭМның "Балык Бистәсе" муниципальара бүлеге начальнигы итеп билгеләнде. "Чирмешән" муниципальара бүлегенең чираттагы планеркасында Наил Фоат улын яңа хезмәт урынына тантаналы шартларда озаттылар. Аны хезмәттәшләре югары постка билгеләнүе белән тәбрик иттеләр, яңа урында урнашып, сәләтен, белемен һәм тәҗрибәсен кулланып уңышлы...

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция начальнигы, подполковник Наил Мостафин Россия ЭЭМның "Балык Бистәсе" муниципальара бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.

"Чирмешән" муниципальара бүлегенең чираттагы планеркасында Наил Фоат улын яңа хезмәт урынына тантаналы шартларда озаттылар. Аны хезмәттәшләре югары постка билгеләнүе белән тәбрик иттеләр, яңа урында урнашып, сәләтен, белемен һәм тәҗрибәсен кулланып уңышлы эшләвен, көчле команда туплавын, исәнлек, хәерле юл теләделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

-Бездә 18 ел эшләү дәверендә байтак тәҗрибә тупладың, куйган бурычларны тиешенчә үтәргә сәләтле җитәкче итеп танылдың. Дөрес, синдәй кадрлар безгә дә кирәк, тик без, погонлылар, кая кушсалар шунда барырга тиеш,- диде "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев.

Наил Мостафин хезмәт юлын, армия хезмәтеннән кайткач, 1990 елда Әлмәт шәһәрендә юл-патруль хезмәте инспекторы буларак башлап җибәрә. Ә 1994 елда Чирмешән ЭЭБнең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы итеп күчерелә.

Бүген Мостафинннар туган якларын калдырып, гаиләләре белән Балык Бистәсенә яшәргә китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия ЭЭМның “Чирмешән” муниципальара бүлеге