Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Сабак булсын

10нчы классны тәмамлаган кыз баланың машина руле артына утыруы фаҗига белән тәмамланган. Юл - транспорт һәлакәте 28 июнь көнне Ивашкино авылында була. Иртәнге сәгатьтә 16 яшьлек кыз бала, сорамыйча да, әтисенең "Лада" машинасында йөрергә чыгып китә. Билгеле, аның йөртү таныклыгы да юк. Мәктәп урамыннан барганда балигъ булмаган шофер машина белән...

10нчы классны тәмамлаган кыз баланың машина руле артына утыруы фаҗига белән тәмамланган.

Юл - транспорт һәлакәте 28 июнь көнне Ивашкино авылында була. Иртәнге сәгатьтә 16 яшьлек кыз бала, сорамыйча да, әтисенең "Лада" машинасында йөрергә чыгып китә. Билгеле, аның йөртү таныклыгы да юк.

Мәктәп урамыннан барганда балигъ булмаган шофер машина белән идарә итә алмыйча каршы полосага чыга һәм 7 яшьлек кыз баланы бәрдерә. Сабыйны авыр тән җәрәхәтләре белән район үзәк больницасына озаталар.

Бу вакыйга башка әти - әниләргә сабак булсын иде.

Рәмис Шәкүров,
ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл – транспорт һәлакәте