Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 12 май 2012 яңалыклары

    • 12 май 2012 - 11:16
      Жиңү көне газетасы
      Мемориаль үзәк фонды яңа экспонат белән тулыландырылды. Хәзер биредә 1945нче елның 9 Май көнендә бастырылган "Красная Татария" газетасын да күреп була. Газетаны Кызыл Чишмәдә яшәүче Фирдәүс һәм Салих Каюмовлар бүләк иткән. Билгеле, газета тулысынча Җиңү көненә багышланган. Беренче биттә Иосиф Сталинның зур фотосы урын алган һәм шунда ук Германия хәрби...
      451
      0
      0
    • 12 май 2012 - 11:11
      Бина бар, маллар булачак
      2005 елдан бирле үсемлекчелек белән шөгыльләнгән Геннадий Макаров (Ивашкино) узган ел гаилә фермасы оештыру эшенә керешә. 2011 елда Г.Макаров 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма бинасына нигез сала. Профнастилдан төзелгән корпусның эчке эшләре генә калып бара. Төзелеш өчен 350 мең сум дәүләт ярдәме алганнар. -Бу елның көзендә төзелешне тәмамлап,...
      338
      0
      0
    • 12 май 2012 - 11:09
      Күп балалыларга – дәүләт ярдәме
      Муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тагын 13 әнигә Ана капиталына сертификат тапшырды. Әлеге документка ия булучыларның күпчелеге 3 - 4 балалы аналар. Бу ел башыннан районда 39 гаиләгә Ана капиталына сертификат (капитал бәясе 387 мең 640 сум тәшкил итә) тапшырылган. Ә закон гамәлгә кергәннән бирле 698 гаилә әлеге документларны...
      297
      0
      0
    • 12 май 2012 - 11:04
      Кармышлылар – беренче
      Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2012" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары слетында Кармыш урта мәктәбе командасы беренче булды. Быелгы бәйге Россия эчке эшләр системасында пропаганда хезмәте оешуның 80 еллыгына багышлап уздырылды. Кызганыч, конкурсның район этабында катнашучылар гына азрак булды. Бәйгедә 13 командада 70ләп...
      316
      0
      0
    • 12 май 2012 - 11:02
      Су ник җитми?
      Яз җиткәч, көннәр кыздыра башлау белән, район үзәге Чирмешәндәге кайбер урамнарда чиста суга кытлыктан интегәләр. Моңа, билгеле, бу чорда су куллану күләменең нык артуы сәбәпче. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте җитәкчесе Илнар Минһаҗев су белән тәэмин итеп җиткермәү проблемасын болай аңлата: "Скважиналарда насослар бертуктаусыз эшләп тора, әмма соңгы елларда Чирмешәннең...
      317
      0
      0
    • 12 май 2012 - 10:54
      10, 11 июньдә – Сабантуйлар
      10 июньдә - авылларда, 11 июньдә район үзәгендә татар халык бәйрәме - Сабантуйлар узачак. Сабантуйларны үткәрү хакында Чирмешән муниципаль район башлыгы карар да кабул итте.
      312
      0
      0
    • 12 май 2012 - 10:50
      Президент та булышачак
      Урманасты Үтәмештә яшәүче тугыз бала әнисе Гөлия Сабирова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үз гозерен җиткерде, ул республика башлыгына турыдан - туры мөрәҗәгать итте. Ирле-хатынлы Кәүсәр Заһретдинов һәм Гөлия Сабирова ун ел элек яңа өй төзи башлаганнар, әмма төзелешне төгәлли алмыйлар. "Мин әүвәл, ярдәм сорап, район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттем....
      309
      0
      0
    • 12 май 2012 - 04:27
      Бер ананың тугыз бәхете
      Һәркемнең кешелек дәрәҗәсен йөз - кыяфәт тә, матди байлык та, нәсел-нәсәп тә билгеләми торгандыр. Кеше дигән горур исемен адәм баласы гомер буе аклый һәм хаклый. Озын - озын сөлге сыман сузылган яшәешне затлы исеме, күркәм гамәлләре белән чигә. Кара Чишмә авылында туып үскән Мәмдүха Нәфыйк кызы Халикова - Гатиятованың да...
      324
      0
      0
    • 12 май 2012 - 04:18
      Күңел бәйрәме өчен рәхмәт
      Христиан динендәгеләрнең бөек бәйрәме - Пасха хөрмәтенә район мәдәният йортында зур Пасха концерты булды. Ул Әккәрәй авылы чиркәве рухание Александр атакай (Филимонов) инициативасы белән оештырылды. Бәйрәм чарасында Әккәрәй, Иске Элмәле, Яңа Элмәле үзешчән сәнгать коллективлары, Ульяновка чиркәү - приход мәктәбеннән зур балалар хоры, балалар сәнгать мәктәбенең фольклор төркеме һәм район...
      340
      0
      0
    • 12 май 2012 - 04:12
      Ислам – яшәү рәвеше
      Шундый исем астында Чирмешәндә беренче тапкыр зур чара үткәрелде. Хатын - кызлар мәчеткә җыелып, Лениногорск районының имам - мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин вәгазен тыңласалар, ир - атлар өчен мәҗлес физкультура - савыктыру комплексында оештырылды. Биредә ирләр өчен спорт бәйгеләре дә булды. Безгә Сарман, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Җәлил, Мөслим, Яңа...
      373
      0
      0
    • 12 май 2012 - 04:06
      Кыскартулар дәвам итә, эшсезләр саны арта
      Район мәшгульлек үзәгендә 166 эшсез кеше исәптә тора. Апрель аенда үткәрелгән эш урыннары ярминкәсендә 35 кеше катнашып, шуларның 8се эшкә урнаштырылган. Агымдагы елның дүрт аенда үзәккә 514 якташыбыз мөрәҗәгать иткән, 153се эш эзләүче буларак исәпкә куелган. 132 кеше эшсез дип табылган, аларга эшсезлек буенча пособие түләнә. Эшсезләрнең күпчелеге ир -...
      294
      0
      0
    • 12 май 2012 - 04:03
      70 елга якын – кыйпылчык белән
      1943 елда, немец - фашист илбасарларына каршы сугышта Прасковья Ивановна Иванова кыйпылчыклы яра ала. Озакламый якташыбызга 90 яшь тула һәм ул шул гомердән бирле тәнендә кыйпылчыклар йөртә. Дөрес, күптән түгел аның битеннән ике тимер кыйпылчык чыккан, ләкин чигәдәге иң зурысы кузгалмый. Прасковья Ивановна тормыш иптәше, шулай ук Бөек Ватан сугышы...
      388
      0
      0