Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышлылар – беренче

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2012" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары слетында Кармыш урта мәктәбе командасы беренче булды. Быелгы бәйге Россия эчке эшләр системасында пропаганда хезмәте оешуның 80 еллыгына багышлап уздырылды. Кызганыч, конкурсның район этабында катнашучылар гына азрак булды. Бәйгедә 13 командада 70ләп...

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2012" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары слетында Кармыш урта мәктәбе командасы беренче булды.


Быелгы бәйге Россия эчке эшләр системасында пропаганда хезмәте оешуның 80 еллыгына багышлап уздырылды. Кызганыч, конкурсның район этабында катнашучылар гына азрак булды. Бәйгедә 13 командада 70ләп укучы көч сынашты.

Укучылар велосипедта фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү (теория һәм практика) буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Кармыш урта мәктәбе командасы барлык биремнәрне дә төгәл үтәп, гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренче урынны яулады. Кадет интернат - мәктәбе - икенче, Яңа Элмәле командасы өченче урында. Командалар белән беррәттән иң актив яшь инспекторларны да билгеләп үттек. Велосипедта фигуралы йөрү буенча малайлар арасында - Евгений Шохин (Иске Котыш), кызлардан Лилия Минһаҗева (Кармыш) беренче булдылар. Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр дип Антон Павлов (кадет интернат - мәктәбе) һәм Лилия Гатина (Кармыш) танылды.

Бәйгедә җиңүче командаларга һәм команда әгъзаларына ЮХИДИ бүлекчәсе әзерләгән бүләкләрне һәм дипломнарны тапшырдык.

Рәмис Шәкүров,
ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2012” Кармыш урта мәктәбе