Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бер ананың тугыз бәхете

Һәркемнең кешелек дәрәҗәсен йөз - кыяфәт тә, матди байлык та, нәсел-нәсәп тә билгеләми торгандыр. Кеше дигән горур исемен адәм баласы гомер буе аклый һәм хаклый. Озын - озын сөлге сыман сузылган яшәешне затлы исеме, күркәм гамәлләре белән чигә. Кара Чишмә авылында туып үскән Мәмдүха Нәфыйк кызы Халикова - Гатиятованың да...

Һәркемнең кешелек дәрәҗәсен йөз - кыяфәт тә, матди байлык та, нәсел-нәсәп тә билгеләми торгандыр. Кеше дигән горур исемен адәм баласы гомер буе аклый һәм хаклый. Озын - озын сөлге сыман сузылган яшәешне затлы исеме, күркәм гамәлләре белән чигә.


Кара Чишмә авылында туып үскән Мәмдүха Нәфыйк кызы Халикова - Гатиятованың да горурланыр казанышлары аз түгел. 1927 елны дөньяга килгән Мәмдүха туган авылы белән бергә ил нужасын кичә.

Бигрәк тә сугыш чоры үзәккә үтә.

Җанга үткәне - ачлык. Алабута ипие, черегән бәрәңге кәлҗемәсе, кырлык оны - сугыш елларының менюсы шундый. "Әти фермадан ат яки сыер тиресен алып кайта, шуларны кискәләп тимерчыбыкка бәйләп, учакта көйдереп ашаганыбыз да истә", - ди Мәмдүха апа.

Тормышлар рәтләнгәч, М.Халикова "Урал" колхозының алдынгы савымчыларыннан булды. Ул чакта группадагы малларны карау-тәрбияләүнең зур өлеше савымчыга төшә иде: саву да кул белән, тирес җыю, сыерларны юу - чистарту, ферма бинасын сылау дисеңме - барысы да. Мәмдүха апа бу хезмәттә дә сынатмады, чөнки ул уңганлыкны юлдаш итеп яшәде. Өстенә кояш төшермәде, туры сүзле булды, әйләнә-тирәдәгеләргә төпле киңәш бирерлек, юатырлык, кирәк урында көлдереп сөендерерлек таяныч иде.

Авылның югары урамында кечкенә генә йортта ялгызы яшәде, кош - корт асрады, бакча чәчте. Утынын да үзе ярып, үзе кайгыртып торды. Башкалар белән беррәттән яртышар бакча суган утырта иде. 1981нче ел бик коры килде бит. Халык сусызлыктан интекте. Мәмдүха апа, әлеге дә баягы көянтәләп, күршесендәге Зәрига Газизованың тирән коесыннан су ташып яшел-чәләргә сипте. Башкалар суганын челтәрле сеткага тутыра алмый интеккәндә (вак булгач коела!) Мәмдүха апа хөкүмәткә каз йомыркасы кадәрле эре - эре суган тапшырды.

Аның ире Сарыйм абзый яшьли вафат була. Бердәнбер кызы Фәүзия дә сабый чакта үлеп китә. Шул сынауларны җилкәгә салып сыгылмый гына гомер итеп ятканда, кияүгә сорап килүчеләр дә булмый түгел.

Ләкин олыгаеп баручы хатынның көйле тормышыннан аерыласы килми. Мәгәр керәсе мал тешне сындырып керер ди. 80 еллар башында караңгы декабрь төннәренең берсендә тол хатынны куркуга салалар. Төнлә кемдер ишек шакый.

-Кем бар? - дип ишек алдына чыкса, берәү дә дәшми. Ярты сәгатьләп узгач, тагын шул хәл кабатлана.

Хуҗабикәнең:

-Кем син? Нәрсә кирәк? Кем бар? - дигән сораулары җавапсыз кала. Тынлык...

Ходайның амин дигән сәгатенә туры килгәндер, нәкъ шул төннең иртәгесен Кармыш авылыннан тракторчы Бәкер абзый Гатиятов Мәмдүха апаны кияүгә сорарга килеп төшә. Ничә ел ялгызы гомер иткән хатын тәвәккәлләгәнен сизми дә кала. Узган төннең шомлы вакыйгасы да этәргеч булгандыр. Өстәвенә Кармыш - әнисенең туган авылы да бит әле. Бәкер аганың хатыны Мөнирә габдулла кызы ревматизмнан өзлегеп вафат булган икән. Тугыз баласы ятим калган. Зур хуҗалыкка - хатын-кыз кулы, балаларга әни кирәк...

Килен булып төшкән беренче көнен Мәмдүха апа аеруча дулкынланып искә ала. Гомәр, Госман, Фәгыйль, Зәйнәп, Камилләр - олы як. Алар инде канат ныгыткан. Ә менә Миңнегөл, Гөлсем, Разыя, Альбертка әни ярдәме, ана киңәше бик кирәк. Төпчек улы, 2нче сыйныфта укучы Альберт, дәрескә китәргә җыена. Иртән "яңа әни" өйгә хуш ис таратып коймак пешерә, тәмләп чәй эчәләр. Альберт аңа килеп сарыла да аркасыннан сөеп:

- Әни, мәктәпкә ике генә коймак алыйм әле... - ди. "Җитәрлек итеп пешереп, суынмаслык ясап сумкасына салдым. Классташларын да сыйлаган. "Әниең бик тәмле пешергән дип әйттеләр!" - дигән сүзе белән мине дә сөендерде әле Альбертым! - дип искә ала Мәмдүха апа үзе.

Йорт тернәкләнә, тәрәзәләргә нур иңә. Әниле йортка әйләнә Гатиятовлар. Шулай итеп, олыгайдым дигән көндә уңган авылдашыбызның арка терәге - ире һәм берьюлы тугыз баласы булып куя!

Шуңа сөенеп яшәп ятканда Бәкер абзый да дөньядан китә. Балалар да үз оясын корып өлгергән икән инде.

Тик үги ана дип икенче әниләрен какмыйлар, онытмыйлар. Дәрәҗәле урыннарда эшләүче балалары ял йортларына да йөртәләр, булышлыкны да истән чыгармыйлар. "Мин бүген хан сарае кебек йортта яшим! - ди Мәмдүха апа. - өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Дүрт кызым, дүрт киявем, биш улым, биш киленем, оныкларым бар - барысына да яхшы мөнәсәбәтләре өчен әйтеп бетергесез рәхмәтлемен! Әни! - дип өзелеп торалар".

- Үзеңнең изгелегең кайтадыр, чит балаларны йөрәгеңә үткәрә алгансыңдыр? - дип сорап куям.

-Кулдан килгәнен башкардым инде. Мунча ягып каршы алдым, булганын табынга куйдым, - ди тыйнак кына әни кеше.

Бүген инде ул сиксәннең өстендә. Быелның 15 маенда, Ходай язса, сиксән бишен тутыра. Намаз саен, дога өмет итүчеләрне искә алганда, Бәкер ага белән янәшә балаларының әнисенә - мәрхүмә көндәшенә дә Аллаһ мәгъфирәтен сорап дога кылам, ди ул...

Илдар Кыямов,
журналистларның "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кармыш авылы Мәмдүха Нәфыйк кызы Халикова – Гатиятова