Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күңел бәйрәме өчен рәхмәт

Христиан динендәгеләрнең бөек бәйрәме - Пасха хөрмәтенә район мәдәният йортында зур Пасха концерты булды. Ул Әккәрәй авылы чиркәве рухание Александр атакай (Филимонов) инициативасы белән оештырылды. Бәйрәм чарасында Әккәрәй, Иске Элмәле, Яңа Элмәле үзешчән сәнгать коллективлары, Ульяновка чиркәү - приход мәктәбеннән зур балалар хоры, балалар сәнгать мәктәбенең фольклор төркеме һәм район...

Христиан динендәгеләрнең бөек бәйрәме - Пасха хөрмәтенә район мәдәният йортында зур Пасха концерты булды.


Ул Әккәрәй авылы чиркәве рухание Александр атакай (Филимонов) инициативасы белән оештырылды.

Бәйрәм чарасында Әккәрәй, Иске Элмәле, Яңа Элмәле үзешчән сәнгать коллективлары, Ульяновка чиркәү - приход мәктәбеннән зур балалар хоры, балалар сәнгать мәктәбенең фольклор төркеме һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнаштылар.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина билгеләп үткәнчә, районыбызда мондый чара тәүге тапкыр үткәрелде. Киләчәктә зур православие бәйрәмнәрен билгеләп үтү традициягә керәчәк.

Дин бит бары яхшылыкка гына өйрәтә, дини чаралар да күпмилләтле районыбызда яшәүче төрле халыклар дуслыгын беркетүгә яңа адым булачак.

Артистлар концертка бик җитди әзерләнгәннәр иде, аның эчтәлеге берәүне дә битараф калдырмагандыр, кайбер тамашачыларның хәтта күзләре яшьләнде. Ә концерт ахырында Александр атакай чыгыш ясап, дини очрашуларны киләчәктә дә оештырырга вәгъдә итте.

Татьяна Ламбакшева, Надежда Нагорнова, Валентина Меркулова, Антонида Рыжкова.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Пасха хөрмәтенә бәйрәм