17 апрель 2020 яңалыклары
-
Кагыйдәләрне үтәмәгән ике чирмешәнлене җаваплылыкка тартканнар
Югары әзерлек режимы чорында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен, район суды ике чирмешәнлегә административ җәза биргән.
-
Чирмешән районында 4 мең гектарга якын мәйданда чәчкечләр узган
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте тиешленең өчтән бер өлешендә, ягъни 1026 гектарда язгы культуралар чәчеп тә өлгерде.
-
Чирмешәнлеләр студентларга 3 тоннага якын азык-төлек озатты
Чирмешән районы халкы Казанда югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларына гуманитар ярдәм җибәрде.
-
Чирмешән районында ферма түбәсенә ут капкан
Югары Кәминкәдә – ферма, Әккәрәйдә яшелчә склады янган. Районның янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре әйтүенчә, ут ике очракта да биналарга янган үләннәрдән үрмәләгән.
-
Түбән Кармалканың актив абүнәчеләре район газетасына язылып та куйганнар
Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсендә район газетасына берничә дистә заказ карточкасы тутырганнар да.
-
Чирмешән районында бухгалтерларны, машина йөртүчеләрне дә эшкә чакыралар
Район мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 47 кеше эш эзләүче буларак исәптә тора. Эшсезләргә 114 эш урыны да бар.
-
Чирмешән районында бер айда 10 меңнән күбрәк битлек тегелгән
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы туу сәбәпле, күп тапкыр кулланыла торган битлекләргә сорау артканнан бирле, ягъни бер айда, район эшмәкәрләре һәм иганәчеләр 10 меңнән күбрәк шундый саклагыч битлек тектеләр.