Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кагыйдәләрне үтәмәгән ике чирмешәнлене җаваплылыкка тартканнар

Югары әзерлек режимы чорында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен, район суды ике чирмешәнлегә административ җәза биргән.

51 һәм 57 яшьлек ике ир-ат бер үк төрле тәртип бозганнар – коронавирус чирен кисәтү чорында хәрәкәтне чикләүләргә карамастан, алар, махсус рөхсәтсез, җәмәгать урыннарына барганнар. Кагыйдә бозучыларның ашыгыч медицина ярдәме алырга яки якындагы кибеткә товарга барулары белән бәйле өйдән чыгарга җитди сәбәпләре булмаган. Урамда йөртергә эт тә алып чыкмаганнар, чүп түгүләре дә түгел.

Нәтиҗәдә полиция хезмәткәрләре әлеге ир-атларга карата административ беркетмә төзегәннәр. Район суды карары белән гаеплеләргә берәр мең сум штраф салынган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев