Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр студентларга 3 тоннага якын азык-төлек озатты

Чирмешән районы халкы Казанда югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларына гуманитар ярдәм җибәрде.

-Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры үзләрендә укучы, тулай торакта яшәүче чит ил студентларына ярдәм күрсәтә алмассыз микән, дип мөрәҗәгать иткәч, бу гозерне район оешмаларына җиткердек, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Авыл халкы бит ул изгелекле, бу тәкъдимне башкаларга да ирештергәч, берничә көндә байтак яшелчә, азык-төлек җыелды. Аны, бер машинага төяп, үзебез үк илтеп тә бирдек.

Райондагы 26 мәктәп коллективы әлеге эшкә беренчеләрдән булып кушыла. Алар мәктәп бакчасында үстерелгән, үзләреннән арткан бәрәңге, кишер, аш чөгендере, суганны капчыклап китергәннәр. Тозланган, маринадланган яшелчәләр дә җибәргәннәр. Акча җыеп, укытучылар кибеттән үсемлек мае, ярмалар, макарон эшләнмәләре, хәтта, киптерелгән җиләк-җимеш тә алганнар. Җиде балалар бакчасы, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты һәм Чирмешән аграр техникумы коллективлары да байтак азык-төлек әзерләгән.

Авыл җирлекләре, район мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт  бүлекләре, “Орион” яшьләр үзәге коллективлары 20 капчык бәрәңге, 55 килограмм суган һәм аш чөгендере туплаган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре өйләреннән капчык-капчык яшелчә китергәннәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, яшелчәләрдән кала, ярмалар, макарон эшләнмәләре, шикәр комы, үсемлек мае белән дә булышканнар, изге эшкә саллы өлеш керткәннәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев