Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында 4 мең гектарга якын мәйданда чәчкечләр узган

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте тиешленең өчтән бер өлешендә, ягъни 1026 гектарда язгы культуралар чәчеп тә өлгерде.

Бу сан көн саен уртача 150 гектарга үсә. Хуҗалыкта арпа чәчү төгәлләнде, бүген рапс участокларында эшлиләр. Ашлама кертеп, технологияне үтәп, яхшы орлыклар чәчәләр.

“БИО АГРО”да да соңгы көннәрдә чәчү агрегатлары тиз йөри, 2258 гектар (14 процент) мәйданда орлыклар җир куенына салынган инде.

Кайбер хуҗалыкларда һәм фермерларда чәчүгә керешмәгәннәр әле. Тулаем, район буенча, 3954 гектарда (тиешленең 9 проценты) арпа, рапс, солы, борчак чәчелгән, 33 мең 487 гектарда (62 процент) тырмалау үткәрелгән – дым каплатылган.

Әлеге мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев