Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер айда 10 меңнән күбрәк битлек тегелгән

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы туу сәбәпле, күп тапкыр кулланыла торган битлекләргә сорау артканнан бирле, ягъни бер айда, район эшмәкәрләре һәм иганәчеләр 10 меңнән күбрәк шундый саклагыч битлек тектеләр.

Даруханәләргә бер тапкыр кулланылучы битлекләр кайта дип ышандырсалар да, сатуда алар әле дә юк. Битлек тегүчеләр моңа кадәр оешмаларга заказлар буенча теккәннәр, хәзер инде аларның сатуга чыгарырга да товарлары бар. Бу саклагыч чараларны эшмәкәрләрнең үзләреннән һәм район үзәгендәге “Булгар” кибетеннән сатып алырга була. Бу битлекләрне, юып, кабат кулланырга мөмкин.

-Район инвалидлар оешмасы битлекләр тегеп, кирәксенүчеләргә таратты. Бу эштә Әмир, Туймәт һәм Кара Чишмә авылларында яшәүче апалар актив катнашты, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Битлек тегү эшенә район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре дә кушылды. Алар полиция хезмәткәрләренә заказ буенча тегеп бирделәр, әгәр сорау булса, битлекләрне тагын тегәргә әзерләр.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев