Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бухгалтерларны, машина йөртүчеләрне дә эшкә чакыралар

Район мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 47 кеше эш эзләүче буларак исәптә тора. Эшсезләргә 114 эш урыны да бар.

-Илдәге коронавирус инфекциясенә бәйле эшсезләр саны артмады, - ди үзәк җитәкчесе Фәридә Сәйфетдинова. - Шул ук вакытта райондагы 29 оешма, предприятие, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары 114 эш урыны тәкъдим итәләр.

Авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре башлану сәбәпле, аеруча, бу тармакта эш урыннары саны арткан. Вакансияләрнең 40 проценты, 44се авыл хуҗалыгы тармагына туры килә. Тракторчылар, машина йөртүчеләр, төрле эшләр башкаручылар гына түгел, хисапчы, зоотехник, инженер, мал табиблары да кирәк авыл хуҗалыгы предприятиеләренә. Сәүдә өлкәсендә эшләргә теләүчеләргә дә 26 эш урыны бар. Пешекче, психолог, медицина хезмәткәрләре, юрист, хат ташучылар да эш таба ала.

Мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр белән электрон формада аралаша.  Эшкә урнашырга теләүче якташларыбыз “Работа в России” сайтында теркәлеп, вакансияләр белән таныша, резюме калдыра, мәшгульлек үзәге белән дә шуннан элемтәгә керә ала.

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле вакытлыча эшсез калып, шәһәрдән кайткан кешеләр дә сезонлы эшкә урнашу мөмкинлегенә ия.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев