Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ферма түбәсенә ут капкан

Югары Кәминкәдә – ферма, Әккәрәйдә яшелчә склады янган. Районның янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре әйтүенчә, ут ике очракта да биналарга янган үләннәрдән үрмәләгән.

Чирмешәндәге 135 нче янгын сүндерү частенда ут казасы хакындагы беренче  хәбәрне көндезге 11ләр тирәсендә кабул итәләр. Югары Кәминкә авылы  янында ярым җимерек хәлдәге ферма түбәсенә һәм бина эчендәге  печәнгә, саламга ут капкан икән. Нәтиҗәдә түбәнең бер өлеше янып бетә. Шәхси затныкы булган  28 төргәк печән, салам да көлгә әйләнгән.

Шул ук көнне көндезге өченче яртылар тирәсендә Әккәрәйдәге янгын турында хәбәр кабул ителә. Анда ут яшелчә складына, аның җирдән өске өлешенә капкан. Бу бина түбәсенең дә бер өлешенә зыян килә, ә склад эчендәге  бәрәңгегә берни булмаган үзе.

-Ике очракта да ут  янган коры үләннән күчкән, - ди янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Рафаэль Гыйниатуллов.

Янгын чыккан очракта 01, кесә телефоныннан 101 телефон номерларына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

фото: Рафаэль Гыйниатуллов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев